Никольск авылында яшәүче Петр Харымовка туксан яшь тулды. Бөек Ватан сугышында катнашкан, хезмәт ветераны һәм хөрмәткә лаек кеше.
Туксан яшь дип әйтергә генә җиңел. Ә бит моның кадәр олы яшькә җиткәнче тормышта бик күп авырлыклар күрергә туры килгән. Иң хәтәре – сугышның башыннан алып соңгы көннәренә кадәр кулларына корал тотып, илебезне дошманнан азат итүдә катнашканнар. 1943 елда фронтка киткәндә әле унҗиде генә яшь тулган булган. Озын фронт юллары аша үтәргә туры килгән. Петр Дмитриевич, мәсәлән, Германияне җиңгәннән соң милитаристик Япониягә каршы көрәшкән. Фронтта ул мотоукчылар полкында наводчик, аерым сапер батальонында сапер булган. Яу кырында күрсәткән кыюлыгы өчен беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Юбилей көнендә ветеран үзләренен сугышчан юллары турында искә алып сөйләде. Аны юбилей белән район, ветеран оешмасы җитәкчеләре, социаль хезмәт вәкилләре, якыннары һәм туганнары, авылдашлары кайнар котлады. Әлбәттә инде, исәнлек–саулык, җан тынычлыгы теләделәр, илебез азатлыгын саклап, сугышларда катнашулары өчен рәхмәт әйттеләр.