“Тыныч көннәр, тыныч иртәләрнең кадерен белеп яшә, туганым”... Бөек Җиңунең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медален тапшырганда Иж-Бубый мәктәбе укучылар Диләрә Ваһапова һәм Зөлфия Чигвинөева сөйләгән шигырҗдән өзек бу.
Район җитәкчеләре хөрмәтле сугыш ветераннарына юбилей медальләрен тапшыруны дәвам итәлләр, Әгерҗедә яшәүче Шәүкәт – Назима Акбашевларга, Ольга Грабоваяга, Иж-Бубыйдан Фәрит Җамалетдиновка тапшырылды.
Юбилей медаленең тормыш юлыннан 68 ел бергә атлаучы Шәүкәт ага һәм Назима апа Акбашевларның икесенә бергә тапшырылуы гаҗәп түгел. Шәүкәт ага, 1943 елда армиягә чакырылып, 1950 елда гына туган шәһәренә әйләнеп кайта. Бик күп бүләкләргә лаекбула. Рядовойдан полк командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Назима апа сугыш елларында ШЧ предприятиесендә эшли башлый. Бөек Җиңуне якынайтуга лаеклы өлеш кертә.
- Сезне Бөек Җиңу бәйрәме уңаеннан Әгерҗедә узачак тантанада да шулай парлап күрергә телибез, - диде аларга медальләр тапшырган район башлыгы Валерий Макаров.
Тумышы белән Киров өлкәсеннән булган сугыш ветераны Ольга Грабоваяның да хезмәт юлы, Назима апаныкы кебек үк, Әгерҗедә ШЧда башлана. Ә 1944 елда аны фронтка алалар. Сугышта дп тыныч тормышта үзләштергән һөнәре буенча телеграфчы булып хезмәт итә ул.
- Хәзер дә Морзе азбукасын хәтерлисезме? – дип сорады аннан Валерий Владимирович.
-Әлбәттә, хәтерлим. Аны ничек онытасын?! Безгә ялгышырга ярамый иде. Шуңа ул минем каныма сенгән, - диде Ольга Васильевна.
Буа районында туып-үскән, гомеренең күп өлеше әлеге район белән байле Фәрит ага Җамалетдиновның сугышчан юлы Минск шәһәрендә башлана. Сугышта дүрт ай гына була ул. 1941 елда яраланып, Полтава астында әсирлеккә төшә һәм 1945 елда гына азат ителә.
Хәзерге вакытта Иж-Бубыйда кызы Фәния гаиләсендә яши Фәрит ага. Ветеран янына җитәкчеләр февраль аенда 99 яше тулган көнне килгәннәр иде. Ә бу юлы район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов белән бергә мәктәп укучылары да килделәр. Укучы кызлар шигырь сөйләп, матур теләкләр җиткергәндә күзләре яшьләнде ветеранның.
Шигырьдәге:
Тыныч көннәр,
имин иртәләрнең
Кадерен белеп яшә, туганым.
Алда көннер тик
кояшлы булсын.
Башка буын сугывш белмәсен,
Тик сугышлар гына булмасын, - дигән юлларны бу көннәрдә медаль алган һәр ветеран исеменнән әйтелгән сүзләр кебек кабул итик. Утны-суны кичкән, тылда батырлык күрсәткән, сугышның ни икенлеген үз күзләре белән күргән ветераннарның җан авазы әлеге сүзләр...
Дания Абзалиева

