Усманова Рима Хатип кызы 1938 елда Нурлат районы Яңа Игалай авылында дɵньяга килǝ. Сугыш башланганда алар Ленинград шǝhǝрендǝ яшилǝр. Әтилǝрен сугышка алалар. Әнилǝре ɵч бала белǝн дүртенчегǝ авырлы булып кала. Ул бǝби туып 20 кɵннǝн үлǝ. Камалыш башлану белǝн аларны ике катлы йортка кертǝлǝр. Ул вакытта Рима апага 3 яшь була. Бер кɵнне апасы Лǝлǝне ипигǝ җибǝрǝлǝр. Ул ипи карточкасын югалтып кайта. Ул вакытта ипине ǝз генǝ онга опилка, клǝй кушып пешерǝлǝр. 1942 елның февралендǝ ǝнилǝре Переселенскийга билет ала. Юлда бер хатынга, балаларымны карашсаң, үзебез белǝн алып кайтам, ди. Алар бераз дачага күчеп яшилǝр.
Безне үлемнǝн туган телебез коткарып калган, –ди Рима апа.
Әниебезнең:
-Балаларны коткарырга кирǝк иде бит, -дип ɵзгǝлǝнгǝнен ишетеп, бер ир кеше килǝ дǝ:
-Әллǝ сез татарлармы? Мин Стǝрлетамакныкы, -ди.
- Әзерлǝнеп торыгыз,- дип китǝ.
Шулай итеп ул кеше безне Ленинградтан алып китǝ. Ладога күлен чыкканда ɵскǝ кызыл юрган яба. Ачмагыз, ди.
«Рузаевкада мине больницага салалар. Әни оста тегүче була. Аңа Иваново шǝhǝрендǝ эшкǝ калырга тǝгъдим итǝлǝр. Лǝкин ул монда сугыш килǝ дип, риза булмый. Норлатка ǝбилǝргǝ кайтып урнашабыз. Анда 12 бала яшǝдек. Әни урман эшенǝ йɵри, утынга баралар, такта эшкǝртǝлǝр.»
Рима апа сугыш тǝмамланып үз хезмǝт юлын башлагач тɵрле эшлǝрдǝ эшли. Күп еллар Халыкка кɵнкүреш хезмǝте күрсǝтү ɵлкǝсендǝ хезмǝт куя, парикмахер була. 1994 елда лаеклы ялга чыга. Аның 42 ел эш стажы бар. Күп куйган хезмǝтлǝре ɵчен Хезмǝт ветераны исеме бирелǝ.