Корпункт:
Алдан хәбәр ителгәнчә, районыбызның эзтабарлары һәм Татарстанның “Ватан” берләшмәсе” региональ яшьләр оешмасы узган елның октябрь аенда Әҗмәр авылыннан ерак түгел Гражданнар сугышында һәлак булган солдат җәсәдләрен таптылар. Аннары шул ук урында эзләү эшләре дәвам итте. Нәтиҗәдә бүгенге көндә 31 кешенең җәсәде табылган. Белгечләр фикеренчә һәм архив документлары раслаганча, бу акгвардиячеләр дә, кызылармеецлар да булырга мөмкин, чөнки нәкъ шушы урында каты бәрелешләр барган. 1918 елның җәендә полковник Владимир Каппель җитәкчелегендәге 2нче доброволецлар дивизиясе Чехословакия корпусы легионерлары белән бергә Казанны ала, аннары Кызыл Армия частьләре аны азат итеп, Сембергә таба һөҗүмгә күчә.
Җәсәдләрне күмүгә күп кеше, шул исәптән укучылар, җәмәгатьчелек вәкилләре, район җитәкчеләре, республиканың башка район һәм шәһәрләре, Ульяновск өлкәсеннән кунаклар килгән иде. Зур туганнар каберлеге янына табутлар һәм җәсәдләр куелган носилкалар урнаштырылды (табылган солдатларның берсе мөселман кешесе, аның янында ярымай табылган). Православие һәм мөселман каннуннары буенча мәетләр өстендә дога укылды. Салют бирелгәч, җәсәдләрне туганнар каберлегенә төшерделәр, аның өстендә “Татулык һәм килешү” Истәлек билгесе куелды.
Истәлек билгесен ачу тантанасында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппаратының ТР буенча баш федераль инспекторы Ринат Тимерҗанов, район башлыгы Камил Нугаев, Россия эзтабарлар хәрәкәтенең региональ бүлеге һәм “Ватан” республика яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Александр Коноплев, ТР хәрби комиссариатының Спас район бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов һәм полковник Каппельның турыдан-туры варисы – бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Искәндәр Каппель чыгыш ясады. Аларның һәрберсе шул чордагы вакыйгаларга үз фикерен белдерде һәм бүгенге көндә безнең өчен сугышчыларның кайсы армиядән булуы мөһим түгел, чөнки аларның һәрберсе үз идеаллары өчен көрәшүен билгеләп үтте. Безне уртак тарих берләштерә һәм бу бик әйбәт, чөнки чарада яшьләр күп катнаша, алар тарих сабакларыннан тиешле нәтиҗә ясарга тиеш.
– Безнең бурычыбыз – быел Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үткән Бөек Ватан сугышы каһарманнарын гына түгел, Гражданнар сугышында көрәшкән батырларны да хәтердә тоту, – диде туганнар каберлеге янында иерей Сергий Карпухин. – Болар барысы да безнең тарихыбыз.
Митингта Александр Коноплев ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган безнең “Болгар” эзтабарлар отрядына күчмә кубок тапшырды. Отряд җитәкчесе Борис Андреяновка да лаеклы бүләк тапшырылды.
Ә район башлыгы Камил Нугаев эзләнү эшләрендә катнашкан барлык отрядларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Митинг ахырында Истәлек билгесенә чәчәкләр салдылар.