Бөек Ватан сугышы турындагы язмаларны, документларны укыйм, чагыштырулар ясыйм, үземчә нәтиҗәләр чыгарам. 1997 елда дөнья күргән “Хәтер китабы”нда әйтелгәнчә, Татарстанның 560 меңнән артык улы һәм кызы илне сакларга киткән, аларның 250меңнән артыгы кире әйләнеп кайтмаган. Соңгы эзләнүләр буенча китерелгән саннар моннан да артып китте. М.Ш.Шәймиевның Республика халкын Бөек Җиңүнең 63 еллыгы белән котлаганда “Күпмилләтле Татарстан 700 меңнән артык ул һәм кызын фронтка озатты. Аларның яртысы диярлек туганнары янына әйләнеп кайта алмады”,- диелгән иде.
Байлар Сабасыннан сугышта катнашучылыр 464 кеше дип исәпләнә. Ныклап барласаң, бу сан 500 дән дә артып китәдер, дип уйлыйм. Чөнки егерменче-утызынчы елларда, бәхет эзләп, элекке СССРның кайсы гына почмагына барып урнашмаган якташларыбыз. Дистәләп,йөзәрләп күченеп киткәннәр. Минемчә, кече ватаннарына аларның исемнәре генә булса да әйләнеп кайтырга тиештер.
Бөек Җиңүнең 63 еллыгы алдыннан мәктәбебездә югары сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашында “Саба урта мәктәбен тәмамлаган яшьләр Бөек Ватан сугышы фронтында” дигән темага конференция үткәрдек. Хәзерлек уку дәвамында алып барылды һәм түбәндәге һакыйкать ачыкланды.
1939(беренче чыгырылыш) һәм 1940 елларда Саба урта мәктәбен тәмамлаган 25 егетнең унбише төрле фронтларда һәлак булган. Гаилә корырга да өлгермәгән 19-20 яшьлек егетләр (күбесе офицерлар) сугышның беренче айларында, беренче елларында ук якты дөнья белән хушлашканнар. Безнең максат “Хәтер китабы”нда алар турында язылган ике-өч җөмләдән торган белешмәне нигез итеп алып, аларның тормышта кем булуларын, ничек укуларын, үзләре турында нинди истәлек-хәтирәләр калдыруларын һәм сугышчан юлларын ачыклау, кыскасы образларын тудырып, аларны хәтергә кайтару һәм китап-альбомнарга урнаштырып, исемнәрен киләчәк буынга җиткерү иде.
Эзләнүләр барышында эзтабарлар сәер кыенлыкларга очрады. Аерым гаиләләрдә туганнары турында истәлекләр сакланмаган диярлек, өлкәнрәк туганнары фани дөнья белән күптән бәхилләшкән, ә яшьрәкләре хәтерләрен “җуйган”. Бәхеткә, эле ул чорда кешеләрнең хәтерендә сакланган истәлекләрен сөйләтеп булды. Музей фондында 1940-1942 елларда егетләрнең үзара язышкан 80нән артык хатлары булу аларның матур уй-хыялларын, хисләрен һәм өлешчә сугышчан юлларын күзалларга ярдәм итте. Югыйсә, бу эш берничә ел элек күпкә җиңелләк, сыйфатлырак итеп башкарып булыр иде.
Сүз дә юк, республикабызда “Хәтер китабы”чыгару зур вакыйга, изге гамәл булды. Әммә мондый китапларны һәр авылда, бистәдә булдырырга иде. Бу батырларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан-буыннарга күчсен өчен кирәк. Элеге эшне бүген башкармасак, аннан соң булыр . Бүген сугыш ветераннарына иң яшенә 82-83, ә ул дәхшәтле еллар хәтирәсен оныта алмаучы, завод-фабрика цехларында, кырларда үз-үзләрен аямыйча эшләп, җиңүгә өлеш керткән тыл ветераннарының иң яшенә 76 икәнен онытмыйк.
Әтиемне күз алдына китерәм. I, IIнче Бөтендөнья сугышлары солдаты, басудан эштән кайтып, 67 яшендә йөрәк өянәге белән китеп барды. Бар иде аның бүләкләре, ничәү икәне һәм исемнәрен хәтерләмим. Без, малайлар, “сугышлы” уйнап, кесәдә йөртеп югалтып бетердек. Документлары да сакланмаган, ишле гаилә, хәзерге мунча зурлыгындагы авыл өендә нинди архив саклансын. Бер елны хәрби комисариатка барып, эзләтеп караган идем. Сугышка керү вакытын белә алдым, ә бүләкләре турында мәгълүмат юк, 1900 елга кадәр туучылар турында архив матетиаллары юкка чыгарылган, диделәр. Гомерен балаларны укытуга, тәрбияләүгә багышлаган, сугыш елларында көннең беренче яртысында-мәктәптә, икенче яртысында басуда, ындыр табагында эшләгән, халык арасында аңлату-тәрбия чаралары алып барган ветеран, 85 яшен тутыручы Зәйнәп апа белән аралашып, хәл белешеп яшим. Бертуган абыйлары Кәрим һәм Ибраһим сугыш кырында ятып калган. Ни гаҗәп, Зәйнәп Гали кызы Әхмәтҗанованың бер абыйсы Ибраһим Әхмәтҗанов, һәм Галиев фамилияләре белән “Хәтер китабы”на ике мәртәбә кертелгән.Мондый төгәлсезлекләргә фәкать өлкән буын вәкилләре аша гына биреп була. Зәйнәп апа белэн әңгәмәләр сугышка китеп югалган, исән-сау әйләнеп кайткан чордашлары, классташлары турында шактый мәгүлүмат бирде. Онытылып барган каһарманнарны халык хәтеренә кайтару изге эш икәнен әле һәркемгә аңлатып та булмый. “Әй, әллә кайчан үлеп беткән кешеләр турында нәрсә сөйләргә инде”,_ диючеләр дә бар.
Бөек Җиңүнең 65 еллыгына да ике елдан кимрәк вакыт калып бара. Юбилей елында зур чаралар күреләчәгенә, өстәмә льготалар каралачагына, орден-медальләр коелачагына шикләнмим. Юбилей чараларының иң зурысы, иң әһәмиятлесе итеп сугышта һәлак булган, исән-сау кайтып, илне күтәргән, тылда фидакәрлек күрсәткән ватандашларыбыз турында һәр авылның, һәр бистәнең мөмкин кадәр тирәнрәк эчтәлекле “Хәтер китабы”н булдыру каралсын һәм тормышка ашырылсын иде. Безнең гимназиядә, мәсәлән, эзләнү отрядларына биремнәр җиткерелеп, апрель аенда эзтабарлар бу юнәлештә эшкә кереште. Аның беренче нәтиҗәләре дә бар. Музейда изге гамәлләрне теркәү дәфтәре ачылды. Ләкин бу зур эшне укучы балалар, мәктәп көче белән генә башкарып чыгып булмаячак. Минемчә, республика районнарының хакимиятләре, җирле үзидарә каршында, махсус комиссияләр төзеп, бу эшкә иң мөхтәрәм кешеләрне җәлеп иткәндә генә аны сыйфатлы итеп башкарып чыгарга мөмкин.
Авыр һөҗүмнәр алдыннан солдатларга: “Ватан сезне онытмас, үлемнән курыкмагаз”,- дип мөрәҗәгать итә торган булганнар. Ватан- ул без. Батырларның истәлекләрен кадерләп саклау, яңа буыннарга җиткерү, изге бурычыбыз, вөҗдан, намус эше.
Хәйдәр Хисанов.
“Ватаным Татарстан” газетасы, 05.08.2008 ел.
