Корпункт:
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Указы нигезендә, безнең районда 558 кешегә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан акчалата бүләкләр тапшырылачак.
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннан оештырылган концлагерь, гетто һәм башка көчләп тота торган урыннарның балигъ булмаган тоткыннары, Финляндия, Япония белән сугыш вакытында һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары (ирләре), вафат булган сугыш инвалидлары һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына (ирләренә) 7 мең сум акча бирелә. Алар районда 172 кеше исәпләнә.
1941 елның 22 июненнән алып 1945 елның 9 маена кадәр, кимендә алты ай тылда эшләгән (СССРның вакытлыча оккупациягә эләккән территорияләрендә эшләүчеләрдән тыш) гражданнарга 3 мең сум акча бирелә. Бу түләү шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән кешеләргә, фашист концлагерьлары, төрмәләре һәм геттоларның балигъ булган элеккеге тоткыннарына да биреләчәк. Безнең район территориясендә шундый 386 кеше бар.
ТР Спас районы буенча Пенсия фонды идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, бу түләүләрне алыр өчен гариза язарга кирәкми һәм алар агымдагы елның апрель-май айларында биреләчәк.