Күптән түгел генә Ким халкы күңелендә якты эз калдырган элеккеге хезмәттәшебез Леонид Алексеевич Панков арабыздан китте. Чын остаз, олы йөрәкле кеше турында газета укучыларга да бераз сөйлисем килә.
Леонид Алексеевич гомеренең кырык елын укытучылык эшенә багышлады. Куйбышев педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, ул Тракторный поселогындагы башлангыч мәктәптә, Куралово җидееллык мәктәбендә укыта, армиядә хезмәт иткәннән соң, Ким поселогында яшәүче әти-әнисе янына кайта.
Шулай итеп, безнең мәктәптә укыта башлый, технология, физкультура, хәрби хәзерлек нигезләре, рәсем, сызым фәннәреннән белем бирә. Төп фән булып саналмасалар да, Леонид Алексеевич балаларда бу фәннәргә карата чын мәгънәсендә хөрмәт уята алды. Ә моның сере бик гади – укытучы үзе һәрвакыт укучылары өчен үрнәк булырга тырышты. Ул һәрвакыт чиста, пөхтә йөрде, төз буйлы, матур сөйләшә иде. Класска керүгә үк игътибарны үзенә җәлеп итә белде. Балаларны тәртипкә чакыру өчен укытучының бер кырыс карашы да җитә иде. Тәртипсез саналган балалар да аның янында үзләрен тыныч тоттылар. Юк, алар Леонид Алексеевичтан курыкмады – бары тик чын күңелдән хөрмәт иттеләр. Безнең авылда аның турында начар сөйләгән бер кеше дә булмады.
Башка хезмәттәшләр кебек үк, миңа да Леонид Алексеевич белән бергә эшләргә насыйп булды. Ул безгә дә көченнән килгәнчә ярдәм итеп, күп яктан үрнәк булып торды. Мастерской, башлангыч хәрби әзерлек кабинетлары аның тырышлыгы белән һәрвакыт тәртиптә торды. Балалар, ата-аналар белән дә теләсә нинди мәсьәлә буенча уртак тел таба белә иде ул.
Леонид Алексеевич җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Ул елларда һәр укытучы авылда агитатор, лектор булып йөрде. Шунлыктан аңа да төрле җыелышларда докладлар, хәбәрләр белән чыгыш ясарга туры килде. Ул җәмәгать эшеннән беркайчан да баш тартмады, һәрвакыт зур җаваплылык тоеп эшләде. Намуслы, тәртипле остазыбыз башкаларда да шушы сыйфатларны тәрбияләргә тырышты.
Таләпчән, шул ук вакытта бик игътибарлы, яхшы күңелле укытучыларын урамда күрсәләр, укучылары ерактан ук исәнләшәләр иде. Авыл халкы бүген дә аның турында бары тик җылы хатирәләр генә саклый.
Леонид Алексеевич ДОСААФ район комитеты, мәгариф бүлеге Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 55 еллыгы”, “Хезмәт ветераны” медальләре бар иде. Остаз өчен иң мөһиме – аның укучылары. Алар әле дә аны онытмый, укытучылары турында җылы хисләр күңелләрдә саклана.
Гомеренең соңгы елларын Леонид Алексеевич Пермь шәһәрендә яшәүче кызы янында үткәрде. Әлбәттә, мәктәптә эшләгән елларын, яраткан мәктәбен, укучыларын ул анда да истә алган... Без дә аның турында беркайчан онытмабыз.
Якты эз калдырды
Корпункт: