“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге “Баш иябез сиңа, Россия солдаты” темасына уздырган рәсем конкурсына йомгак ясалды.
Конкурска барысы 123 эш җибәрелгән. Оештыручылар әйтүенчә, тәкъдим ителгән кайбер рәсемнәр аеруча зур игътибарга лаек. Бу инде педагоглар һәм ата–аналарның балалар белән ныклап шөгыльләнүе турында сөйли.
Зуррак яшьтәге төркемгә керүчеләр арасында Ландыш Вилданованың (Иске Рәҗәп мәктәбе) рәсеме беренче урынга лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны Дарья Авдеева белән Искәндәр Габдрахманов (Болгардагы 1нче урта мәктәп) алды. Урта яшьтәгеләр төркеменә керүчеләр арасында Никольск мәктәбеннән Татьяна Авдонинаның эше иң яхшы дип табылды, икенче урында Красная Слобода мәктәбеннән Владислав Лебедев, өченчедә – Приволжскидан Екатерина Володина. 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрле яшь рәссамнар арасында беренче урын Арина Ляплинага (Красная Слобода) бирелде. Икенче урынга шул ук авылдан Анна Алиева чыкты. Кимнан Даниил Кислюк өченче урынны алды.
Моннан тыш, жюри тамашачылар игътибарын җәлеп иткән тагын ике приз да тапшырды. Призларга коррекция мәктәп–интернатыннан Александр Шивалеев белән тармак технологияләре техникумы студенты Анна Зуйкова лаек булды.
Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.