Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветерананы Кадрия Гафаровага 90 яшь тулды.
Бәхетен туган Әгерҗесендә тапкан шәһәрдәшебез ул.
- Сугыш башланганда ун яшь кенә булуга карамастан, колхозга эшкә йөрдем. 1943 елда әтием вафат булды, абыем Рәунак (райондашларыбызга яхшы таныш Рәүнак Шәриповның сеңлесе ул –автор) ил азатлыгын яуларга китте. Сугыш чорының авырлыклары – хәтер сандыгымда, алар онытылмый, - дип истәлекләрен яңартты юбиляр.
Мәктәпне тәмамлагач балалар бакчасында эшли башлый, читтән торып Казанда педучилище тәмамлый. Лаеклы ялга чыккач та яраткан эшеннән тиз генә китми.
- базарга барсам да, урамда чакта да күпләр килеп исәнләшә. Мин тәрбияләген балалар алар. Күбесең танымыйм да инде. Ә шулай дә хөрмәт итүләрен тою күңелгә җылылык өстәп тора, - ди Кадрия апа.
Эшенә дә сәенеп барган, өенә дә шатланып кайткан. Уңган егет Зәкәрия белән матур гаилә корып ул һәм кыз үстергәннәр.
- Җәмәгатем бик акыллы иде. 43 ел тату гомер кичердек. Йөрмәгә санаторием калмады. Шулай кайгыртты мине Зәкәриям. Илле яшемә шушы йөзекне бүләк итте, аны салганым да юк диярлек, - диде кулындагы кызыл кашлы йөзеккә ишарәләп.
Уллары 49 яшендә вафат булган. Кызы Нурия Әгерңедә төпләнгән. Хәзер Кадрия әби аның белән гомер кичерә.
- Ун сутый бакчабыз бар. Әни ңәй буе шуннан керми дә. Килгән кешеләр “бакчагазда бер чүп үләне дә үсмимени?” дип сорыйлар. Кибеткә дә, базарга да үзе йөри. Биш вакыт намазын укый. Мәчеттәге чараларны калдырмый. Китапханәгә кайткан бәтен яңа китапларны укып бара. Кешеләр белән аралашырга ярата. Юбилеена кунаклар килүгә күп итеп токмач кисеп куйды, - ди кызы Нурия.
Испаниядә, Төмән өлкәсендә, Казанда яшәүче өч оныгы, сигез оныкчыгының кадерле әбекәйләренә изге теләкләр белән шалтыратулары, ак яулыклы дусларының бергә җыелып котлаулары юбилярның хөрмәтле булуын ачык күрсәтә. Кунакларның һәрберсен урамга йөгереп чыгып каршы алган картаюны белмәс әбекәйгә күзләр тимәсен.
Асия Корбангалиева