28 февральдә тылда фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәткән Анна Васильевна Шорина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ветеранны Россия Президенты Владимир Путин һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән шушы истәлекле көн белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Лилиана Фәттахова һәм АМР Советы оештыру бүлеге җитәкчесе Гүзәл Таҗиева килде. Алар юбилярга илебез һәм шәһәребез җитәкчелегеннән истәлекле бүләкләр – котлау открыткалары, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган тапшырды.
Анна Васильевна Алабуга районының Мальцево авылында ишле балалы крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, әти-әниләренә булышу максаты белән, ул колхозга төрле хезмәт башкаручы булып эшкә урнаша. Бөек Ватан сугышы елларында аны, башка бик күп үсмер егет-кызлар кебек, Лубянга урман кисү эшенә җибәрәләр. Сугыш тәмамлангач, Анна Васильевна Алабугага килә: башта икмәк кабул итү пунктында эшли, ә аннары туку фабрикасына урнаша. Монда, пенсиягә чыкканчы, 32 ел хезмәт куя.
Анна Васильевна, бүгенге көндә тугыз дистәне тутырса да, гомер юлында үзенең яртысын, парын очрата алмый. “Миңа дигән принц, атта чаптырып, шушы гомергә тикле миңа кадәр килеп җитә алмады”,- дип шаярта ул үзе. Шуңа күрә бүген юбилярның гаиләсен туганының кызы Галина тулыландыра. Анна Васильевна Поспелово авылында, олыгайган көнендә язмышына рәхмәт укып, Галина белән бик тату яшәп ята.
Юбилярны котлау: Анна Васильевна Шорина
Корпункт: