Корпункт:
24 мартта Бибисара Мөбарәкша кызы Фәсхетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Тугыз дистәне тутыручы әбине котларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов һәм АМР Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Гүзәл Таҗиева килде.

Килгән кунаклар Россия Президенты Владимир Путин һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән юбилярга матур теләкләрен, җылы котлау сүзләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Бибисара Мөбарәкша кызы Татарстанның Балык Бистәсе районы Ямаш авылында туган. 4 сыйныф белем алган. 15 яшеннән колхозда эшли башлаган. “Сугыш барган чакта мин тракторчы булып эшләдем, җир сөрдем, чәчтем, районга ашлык тутырылган капчыклар ташыдым”,- дип искә ала ветеран. Моннан тыш, яшь кыз Пермь өлкәсенә урман кисәргә җибәрелә. “Сугыш беткәч, без өйгә поездда кайттык, ә Арчадан бөтенләй җәяү кайтырга туры килде! Әмма алай да безгә җиңел, өстебездән тау төшкән кебек иде: чөнки Бөек Ватан сугышы беткән!”- дип дәвам итә Бибисара Мөбарәкша кызы.
Туган җиренә кайтып төшкәч, Бибисара апа, пенсиягә чыкканчы, колхозда эшли: башта атлар карый, ә аннары бригадир була. 50нче еллар ахырында кияүгә чыга, шул чакта кызы Раилә дөньяга килә.