15 февральдә Алабугада Бөек Ватан сугышының тагын бер ветераны үзенең юбилеен билгеләп үтте: бүген тыл уңганы Фәһимә Әхмәт кызы Халиковага 90 яшь тулды. Туксанынчы тапкыр гомер бәйрәмен каршы алучы юбиляр аны туганнары һәм якыннары даирәсендә бәйрәм итте. Тантанага Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов та кереп чыкты. Мондый юбилейларга хас булганча, ул да буш кул белән килмәгән, шәхсән үз исеменнән һәм Россия Президенты Владимир Путиннан алып килгән бүләкләрен юбилярга тапшырды.
Фәһимә Әхмәт кызы башлыкка үзенең җиңел булмаган язмышы турында сөйләде. Ул Әлмәт районының Сөләй авылында ишле гаиләдә дөньяга килгән. “Мин гаиләдә икенче бала идем, ә барысы без ун бала үстек. Әтиебез укытучы булып эшләде, әниебез колхозда төрле эш башкарды. Менә миңа һәр эштә әти-әнигә булышырга туры килде: энеләрне, сеңелләрне карау дисеңме, хуҗалыкны тәртиптә тоту, өйне җыештыру дисеңме – барысын да башкарырга кирәк булды”,- дип искә ала әбиебез. Әмма шуңа да карамастан, Фәһимә Әхмәт кызы 8 сыйныфны тәмамлый ала, бер ел колхозда хисапчы булып эшли.
1944 елда Фәһимә Әхмәт кызы Казан шәһәренә 371нче санлы заводка (хәзерге “Оргсинтез” заводы) эшкә ялланып китә. Монда ул 5 ел аппаратчы булып эшли. “Безне заводтан еш кына урман әзерләүгә күршедәге Мари республикасына җибәрделәр. Анда эш бик авыр иде, хәтта чыдап булмаслык авыр. Безнең кебек яшь кенә кызларга бөтенләй хатын-кызныкы булмаган авыр эшләр башкарырга туры килде”,- дип бүлеште ул. Шуңа да карамастан, ул чакта Фәһимә барлык михнәтләргә дә чыдаган, тешен кысып түзгән.
1949 елда Фәһимә Әхмәт кызы кияүгә чыга. Ире бораулаучы- монтажчы булып эшли. Шуңа күрә алар бер урыннан икенче урынга еш күченеп йөриләр: бораулау урыны кайда күченсә, алар да шул урынга яшәргә китәләр. 1960 елда Халиковлар Алабугага килеп төпләнә. Монда чыннан да ныклап утырып кала алар, өч бала үстерәләр.
Юбилярны котлау: Фәһимә Әхмәт кызы Халикова
Корпункт: