25 февральдә, тылда хезмәт куйган Лидия Никифоровна Колесникова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Тугыз дистәне түгәрәкләгән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова котлады. Туган көне уңаеннан Лидия Никифоровнага җылы теләкләрен җиткереп һәм, юбилярны шундый күркәм бәйрәме белән котлап, җитәкче урынбасары Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан бүләкләр тапшырды.
Лидия Никифоровна Удмуртия АССРның Грах районы Яги-Какси авылында туган. Мәктәптә 4 сыйныф белем алган. Колхозда төрле хезмәт башкарган. Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул урман кисү эшенә җибәрелгән. “Мин урман кисүдә катнаштым. Агач эше михнәтләре минем баштан да үтте. Ә 1943 елда Баизино бистәсендә тимер юл төзелешенә күчеп эшли башладым”,- дип хәтеренә төшерә юбиляр әбиебез. Авыр эш башкарудан тыш, Лидия Никифоровна оекбашлар, бияләйләр бәйләргә дә, тәмәке янчыклары тегәргә дә һәрчак вакыт таба һәм аларның барысын да фронтка җибәрә.
Сугыш тәмамланганнан соң, ул туган авылына әйләнеп кайта, мөгезле эре терлек фермасына сыер савучы булып урнаша. Монда пенсиягә чыкканчы хезмәт куя. Аның гомуми эш стажы – 50 ел тирәсе.
1951 елда Лидия Никифоровна кияүгә чыга, бу никахтан алар ире белән ике кыз бала табып үстерәләр. Туксанынчы еллар башында гаилә Зәй шәһәренә күченеп китә. Биредә Колесниковлар 20 ел яшиләр, ә 1913 елда бүгенге юбиляр Алабугага кызы янына килеп урнаша. “Әниебезнең күзләре начар күрсә дә, колаклары бөтенләй диярлек ишетмәсә дә, ул шушы гомергә тикле оныкларын һәм оныкчыкларын бик оста карый”,- ди Лидия Никифоровнаның кызы Надежда Васильевна.
Юбилярны котлау: Лидия Никифоровна Колесникова
Корпункт: