Корпункт:
Алабуга районының озын гомерле юбиляры котлаулар кабул итте. Аның фамилиясе дә бик матур яңгырашлы: Любимова. Үзе дә бик уңай фикерле, кешеләргә карата да позитив карашта торучы ул. Морт авылының иң күркәм һәм халык хөрмәт итә торган шәхесләренең берсе булган Мария Ивановнаны бүген 90 яшьлек юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Лилиана Бикметова, АМР Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Гүзәл Таҗиева һәм Морт авыл җирлеге башлыгы Фәиз Закиров тәбрик итте. Традиция буенча тугыз дистәне тутыручы әбекәйгә Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты, ә район башлыгы Геннадий Емельяновтан рәхмәт сүзләре язылган открытка, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган тапшырылды.