8 гыйнварда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Дәүләтшин һәм АМР Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Гүзәл Таҗиева, бүләкләр алып, тыл хезмәтчәне Поллинария Ивановна Егоровага юл тотты. Бу көнне аңа 90 яшь тулды. Котларга килгән кунаклар Россия Президенты Владимир Путин һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән юбилярга тәбрикләү открыткасы, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган тапшырдылар.
Поллинария Ивановна Алабуга районының Моркваши авылында дөньяга килгән. Кызчыкка 5 яшь тулганда, гаилә, яшәргә дип, Алабугага күченеп килә. Биредә кыз мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый, Ананьино авылы тирәсендә колхозның яшелчә бакчаларында хезмәт куя. 1942 елда Бондюг шәһәрендә Карпов исемендәге завод каршындагы фабрика-завод мәктәбенә укырга керә. “Шушы мәктәпне тәмамлау белән, мин заводта күкерт кислотасы цехында эшли башладым. Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы, миңа, бөтенләй япь-яшь кызга, тормыш өчен шактый куркыныч эшләр башкарырга туры килде”,- дип сөйли Поллинария Ивановна.
Сугыш беткәч, Поллинария Ивановна кире Алабугага әйләнеп кайта һәм тормышын төптән үзгәртә: һөнәрен башкага алмаштыра (лаеклы ялга чыкканчы, тукучы һәм тегүче булып эшли), кияүгә чыга (1956 елда), ике бала табып үстерә (кызганычка каршы, бүгенге көнгә кызы инде исән түгел).