6 мартта шәһәрнең танылган шәхесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Сергей Петрович Барсуковның тууына 90 яшь тулды. Юбилярны тәбрикләргә, аның күренекле бәйрәменә тагын да ямь өстәргә шәһәр администрациясе исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм ТКХ буенча урынбасары Шәфкать Сәффәров килде. Ул Сергей Петровичка Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан котлаулар тапшырды һәм шулай ук бүләкләр бирде.
Барсуков Сергей Петрович Татарстан АССРның Әлмәт районы Баграж-Никольское авылында дөньяга килгән. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын төгәлләгән. Хезмәт юлын колхозда төрле эш башкаручы буларак башлап җибәргән: нигездә тимерчелектә чүкечче булып эшләгән.1943 елның ноябрендә Кызыл Армия сафларына алынган. Хәрби хезмәтне Мари АССРның уку полкында үткән. Монда өйрәнүләр узганнан соң, Белоруссиягә җибәрелгән, элемтәче-телефонист булып хезмәт иткән, рота белән батальон арасында элемтәне тәэмин иткән. Польшаны узган, Берлинга кадәр барып җиткән. Ике тапкыр яраланган: беренче мәртәбә күкрәк читлеге һәм бите күпсанлы ярчык ярасы алган, икенче тапкыр аягы яраланган. Люблин шәһәрендә (Польша) госпитальдә биш ай дәваланган. Ул 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Сугыштагы батырлыклары өчен” һәм “Германияне Җиңү өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
1950 елда Сергей Петрович армиядән демобилизацияләнә, Мәскәү өлкәсенең Электросталь шәһәренә яшәргә һәм шунда төпләнергә дип, туганнары янынан килә. Машина-төзелеш заводына түмәр кисүче булып эшкә урнаша. 1952 елда өйләнеп җибәрә. Бу никахтан 6 бала туа. Яшь гаилә Әлмәт районының Баграж-Никольское авылына күченеп кайта. Монда Сергей Петрович нефть эзләүдә эшли. 1953 елда гаилә Алабугага күченеп килә. Биредә Сергей Петрович Алабуга разведка-бораулау идарәсенә урнаша, башта - бораулау ярдәмчесе, аннары – бораулаучы була. 1981 елда пенсиягә чыга, әмма 75 яшькә тикле эшен дәвам итә. Сергей Петровичның 6 баласы, 12 оныгы һәм унөч оныкчыгы бар.
Юбилярны котлау: Сергей Петрович Барсуков
Корпункт: