Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Шакир Шәфыйк улы Әхмәдуллин үзенең 90нчы – юбилей туган көнен билгеләп үтә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова тугыз дистәне түгәрәкләп куючы бабайга чәчәкләр, бүләкләр һәм иң матур теләкләр белән килде. Ул Шакир Шәфыйк улына Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан котлаулар тапшырды.
Шакир Шәфыйк улы Татарстан АССРның Шөгер районы (хәзерге Бөгелмә районы) Сугышлы авылында туган. Башлангыч мәктәпнең 3 сыйныфын тәмамлаган. Колхозда бик яшьли эшли башлаган: гаилә ишле, әти-әнисенә булышырга кирәк булган.
1943 елда үсмер егетне фронтка алалар, ул Ерак Көнчыгышта ефрейтор званиесендә 246нчы укчылар полкында хезмәт итә. Япониягә каршы сугышта катнаша. Аның 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Японияне Җиңү өчен” медале, Жуков медале, юбилей медальләре бар.
Сугыштан соң, ул Лениногорскида вышка- монтаж идарәсендә такелажчы булып эшли. Юбилярның гомуми хезмәт стажы – 40 ел.
1952 елда өйләнә, тормыш иптәше белән дүрт бала үстерәләр. Хәзерге вакытта Шакир ага кызы Минзилә Ялалетдинова гаиләсендә, аның тәрбиясендә яши.