7 мартта алабугалы Валентина Фадеевна Бажанова үзенең гомер бәйрәмен – туган көнен 90нчы тапкыр бәйрәм итә. Шушы истәлекле көнне билгеләп узар өчен, юбилярны котларга дип, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Лилиана Фәттахова килде. Ул Россия Президенты Владимир Путин, шулай ук Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән юбилярга иң җылы һәм матур теләкләрен җиткерде.
Валентина Фадеевна Бажанова Татарстан АССРның Түбән Кама районы Прости авылында туган. Мәктәптә 7 сыйныф тәмамлаган, ә аннары Алабуга педагогия училищесында белем алган. Сугыш барган чакта «Восходящая Заря» колхозында эшләгән. Училищены төгәлләгәч, 1946 елда Чаллы районының Алан авылына юллама буенча эшкә килгән. Башлангыч сыйныф укучыларына белем биргән, балалар бакчасында тәрбияче булган. 1946 елда кияүгә чыккан. Бу никахтан 4 бала дөньяга килгән.
Валентина Фадеевна Бажанова – тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышын кичкән сугышчының тол калган хатыны.
Юбиялрны котлау: Валентина Фадеевна Бажанова
Корпункт: