Югары Ослан районы Шеланга авылында яшәүче Филенева Галина Павловна үзенең юбилеен билгеләп үтте. Галина Павловна искиткеч кеше, тыл ветераны, әни, әби.
Бөтен гомере буе Галина Павловна "Луч Октября" совхозында сыер савучы булып эшләгән. Өч бала үстергән һәм лаеклы ялга чыккан. Күп еллар Галина Павловна ялгызы яши, әмма ул ялгыз түгел, аның кайгыртучан балалары бар, яраткан оныклары, оныкчыклары һәм яхшы күршеләре һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торалар.
Котлау сүзләре һәм рәхмәт сүзләре белән Галина Павловнага Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат Зиатдинов, социаль яклау бүлеге начальнигы Тәнзилә Васильева, Ветераннар советы әгъзасы Фатыйх Хикматуллин, Шеланга авыл җирлеге башлыгы Валерий Майоров мөрәҗәгать иттеләр.
Бик күп матур, изге теләкләр, саулык-сәламәтлек һәм үз якыннары белән янәшә озын гомер теләп җылы сүзләр әйтелде .