Җиңү көне-илебездәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне һәр кеше дулкынланып көтеп ала, әзерләнә.
4 май көнне Шәмәрдән лицееның актлар залында 3В сыйныфы укучылары Җиңү көненә багышланган тирән, бай эчтәлекле концерт белән чыгыш ясадылар. Концерт дәвамында экранда сугыш елларындагы тормышны чагылдырган фоторәсемнәр күрсәтелде. Ә яшь артистларыбыз андагы геройлар исеменнән тетрәндергеч шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Укучыларның һәр чыгышы залда утыручы яшь буынга сугыш дигән афәтнең илгә, халыкка зур югалтулар, күз яшьләре китергәнен ачык күрсәтте. Бу чыгыш вакытында бер кеше дә күз яшьләрен тыеп кала алмады. Соңыннан кайгылы күз яшьләрен, нәкъ шул еллардагы кебек, шатлыклы авазлар алыштырды. Чөнки безнең бабаларыбыз, явыз дошманны кырып салып, безгә Җиңү көнен бүләк иттеләр. Бүгенге тыныч тормышны, аяз күк йөзен бүләк иткән бабаларыбыз каршында без баш иябез. Без Сезне онытмабыз, Сезнең белән горурланабыз!