“Безнең эш – хаклы! Дошман җиңеләчәк! Җиңү безнең якта булачак!”– һәр көнне фронтта да, тылда да совет халкы зур ышаныч һәм өмет белән Юрий Левитан сүзләрен тыңлады. Алар Бөек Җиңү өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләделәр, кайчакта мөмкин булмаганны да, хәтта тир һәм кан белән дә, Ватанны саклау өчен тормышларын аямадылар.
– Бөек Җиңү хакына безнең якташларыбыз да үз тормышларын корбан иттеләр. Район территориясендә снарядлар һәм бомбалар яумаса да, безнең җиргә дошман аяк басмаса да, сугыш бер генә бондюг гаиләсен дә читләтеп узмады, һәр йортка кайгы, югалтулар, ачлык һәм яланганчылык булып керде. Ул еллар вакыйгалары турындагы хәтер гаилә хроникасы буыннан-буынга күчерелә. “Җиңү варислары” проекты бурычы безгә халыкларның хикәяләре, иншалары һәм рәсемнәре аша аның нинди авырлыклар һәм югалтулар аша килүен тагын бер кабат искә төшерә, – дип билгели проектның кураторы Лиля Әхмәтҗанова.
Шәһәр һәм район халкы “Җиңү варислары” проектына актив кушылдылар. Һәр көнне “МН” почтасына ветераннар турында хикәяләр, шигырьләр белән видеоязмалар килә, редакциягә кызлар һәм малайлар килделәр, ата-аналар һәм сыйныф җитәкчеләре балаларның рәсемнәрен һзм эшләрен алып килделәр. Анда ике йөздән артык эш, Бөек Ватан сугышы каһарманнары турындагы истәлекләр.
– Шигыремне безнең яктагы хәрби очучы Николай Иванович Балобановка багышладым, – дип билгели шәһәрле Евгений Кнутов. – Балобанов өчен фронт юлы кырык икенчедә башланды, аны күренекле космонавт Светлана Савицкаяның әтисе, генерал Савицкийның өченче һәлак иткеч корпусына юнәлттеләр. ЯК-1гә өйрәнергә туры килде, соңрак аңа утырып сугыштым.
Светлана Килеева җитәкчелегендәге өченче мәктәпнең 3 “Б” сыйныфы укучылары рәсемнәр бәйгесендә катнаштылар.
– Алар бик шатланып эшкә алындылар. Мондый бәйгеләр – безнең балаларга коточкыч сугыш турында тагын бер кат искә төшерергә ярдәм итәчәк, – дип уртаклаша Р.Тешабаева. – Хәрби батырлык өчен изге рәхмәт сүзләре безнең йөрәкләрдә мәңге яшәргә тиеш.
Ун яшьлек Назир Вәлиев еш кына бабасы Шакирҗан Шакирҗанович Габдрахманов турында исенә төшерә.
– 19 яшендә ул фронтка чакырыла, сугышларның берсендә ул яралана һәм әсирлеккә эләгә, – дип сөйли малай. – Лагерьдагы иза чигүләре бабайның тормышының ахырына кадәр төшләренә кереп йөдәтә. 1955 елда ул бакыйлыкка күчә. Мин аның белән горурланам.
Җиңү варислары – җиңүчеләр буыннары турында
Корпункт: