Корпункт:
15 нче февраль татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан Камай авылы мәктәбендә “Җәлил яши, Җәлил мәңгелек “ исемле шигърият кичәсе уздырылды. Китапханәче Г.Галимуллина шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырды. Укучылар М.Җәлилнең шигырьләрен укыдылар. Җәлилнең тормышы, иҗаты җырга тиң.Җыр үлемсез булган кебек, аның шигырьләре дә, исеме дә үлемсез.