Корпункт:
Камай авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: партизаннар һәм разведчиклар турында укыйбыз» акциясендә катнашты.
Чарада 1-9 сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче Галимуллина Г.М.Бөек Ватан сугышы турындагы кереш әңгәмә ярдәмендә балаларны әдәби әсәрләр белән таныштыруга әзерләде. Балалар В. Катаевның “Сын полка”, С. Радзиеваның “Болотные Робинзоны” повестьларыннан, Б. Лавреневның ”Разведчик Вихров “ хикәясеннән өзекләр укыдылар . Китапта тасвирланган вакыйгалар укучыларны сугыш елларына күчерде. Кечкенә балаларның шундый зур батырлыклар күрсәтүе бездә соклану хисләре тудыра. Аларның батырлыклары мәңге онытылмас, безнең күңелләрдә сакланыр.

