Бөек Җиңү көнен якынайтуга районыбыз лаеклы өлеш кертте. Җиңү җиңел бирелмәде. Зәйдән сугышка 11600 кеше китте, шуның 7410сы яу кырында башларын салды.
Яшәеш безне ул көннән - 1941 елның 22 июненнән торган саен ераккарак алып китсә дә, тулы бер ил халкының, берничә буын кешеләренең язмышын җимергән бу хәсрәтле көн, аның дәвамы булган 1412 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңел түрендә мәңгелек яра булып сулкылдый.
Төзәлми дә, кимеми дә бу яра. Йөрәккә кан белән язылган моңсу, кайгылы, авыр хатирәләр дә бу хәвефле елларны үз җилкәсендә татыганнарның күңел түрләрендә. Күзләрдә - яшь, күңелләрдә - мәңгелек үкенеч, мәңгелек сагыш.Ил-көннәребез имин булсын, бу дәһшәтле еллар кабатланмасын.
Әйе, нәкъ 80 ел элек фашистлар Германиясе Советлар Союзына каршы сугыш башлады. Бөек Җиңү көнен якынайтуга районыбыз лаеклы өлеш кертте. Җиңү җиңел бирелмәде. Зәйдән сугышка 11600 кеше китте, шуның 7410сы яу кырында башларын салды.
Берлинга барып җиткән сугыш ветераны Анна Моисеевага 98 яшь.
-Бирегә килмичә түзә алмадым. Күпвакыт сугышта күргәннәрне искә төшереп утырам. Күпме яралы солдатны иңнәремдә ташыдым, күпме сугышчыга кабер казырга туры килде, - ди ул.
-Бүген Хәтер һәм кайгы көне. Илебез азатлыгы өчен һәлак булганнарыны онытырга хакыбыз юк. Алар безнең хәтердә яши, -диде район ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин.
Традиция буенча бүген Зәйдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында узды.Анда район башлыгы Разиф Кәримов, сугыш ветераннары, ветераннар хәрәкәте әгъзалары, җәмәгатьчелек вәкилләре, яшьләр һәм балалар катнашты.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды. Алар истәлегенә мәңгелек утка чәчәкләр салынды.