АБДЕРШИН Алимкәй Абдулла улы (25.5.1911, хәзерге Мордва Республикасының Ковылкин районы Иске Аллагол авылы- 26.5.1983, Мәскәү), Советлар Союзы Герое (10.1.1944), старшина (1944). 1933-35 елларда һәм 1941 нең июненнән Кызыл Армиядә. 1936 дан Мәскәү сәнәгать предприятиеләрендә эшли. 1943 тән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 38 нче армиянең 180 нче укчы дивизиянең автоматчылар ротасы отделениесе командиры (86 нчы укчы полк). Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Украина, Венгрия, Румыния һәм Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең 30 сентябрендә Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә. Ленин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Мәскәүдә яши.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои огненных лет. М., 1978. Кн. 3; Геройская быль. Саранск, 1985.