ДӘҮЛӘТОВ Бакир Рәхим улы (23.5.1915, хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы Иске Әмир авылы - 31.3.1982, Таҗикстан ССРның Турсунзадә шәһәре), Советлар Союзы Герое (15.1.1944), гвардия өлкән сержанты. БАССР һәм Таҗикстан ССР төзелешләрендә эшли. 1941 елдан Кызыл Армия сафларында. 1942 нең октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 60 нчы гвардия кавалерия полкында станоклы пулемёт командиры (61 нче армиянең 7 нче гвардия кавалерия корпусы 16 нчы кавалерия дивизиясе). Брянск, Көнбатыш, Үзәк, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия, 1 нче һәм 3 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Белёвтан көньяктарак (хәзер Тула өлкәсендә) барган сугышларда (1942-43), Орёл, Чернигов-Припять (икесе дә 1943), Белоруссия (1944), Варшава-Познань һәм Берлин (икесе дә 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1943 нең 28-29 сентябрендә Днепрның аръягында Вялье һәм Талки авыллары (Белоруссия ССР, Гомель өлкәсе Брагинск районы) тирәсендәге сугышта батырлык күрсәтә: яуланган плацдармда дошманның контрһөҗүмнәрен кайтаруда катнаша. Сугыштан соң Регар шәһәрендә (хәзер Турсунзадә) эшли. Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Турсунзадә шәһәрендә бер мәктәп Дәүләтов исемен йөртә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Навечно в сердце народном. Минск, 1984; Сечкина Л.П. Твои Герои, Таджикстан. Душ., 1985; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.