22 февралендә Көчек авыл җирлегенең сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медальләр тапшыру булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Р.Ә. Нурмөхәммәтов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ә.Р.Төхвәтуллина сәламәтлекләре начар булу сәбәпле, йөри алмый торган ветераннарның өйләренә кереп медаль һәм чәчәкләр тапшырдылар. Ә авыл китапханәчесе Гайнетдинова Ф.М. ветераннарга Әгерҗе районы буенча чыккан «Алар илгә җиңү алып кайтты» дигән китаплар тапшырды. Бүгенге көндә авыл җирлеге буенча 1 сугыш, 36 тыл ветераны яши. Медаль тапшыруны сугыш ветераны Юлаев Хәйдәр абыйдан башладылар. Өйләренә килеп кергәч ветераннар бик сөенделәр, дулкынландылар, күпләренең күзләрендә яшь иде. Хөкүмәт җитәкчеләренә зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Ә кич Көчек мәдәният йортында ветераннарыбызны котлау дәвам итте. Ветераннарыбыз балалары, оныклары белән мәдәният йортына җыелдылар. Көчек авылында ялгыз яшәүчеләрне һәм Рус Шаршадасы авылыннан ветераннарыбызны авыл җирлеге башлыгы машина белән алып килде. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Д.Г.Гатауллин, авыл җирлеге башлыгы Р.Ә.Нурмөхәммәтов һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе М.М.Гатауллин ветераннарыбызга медаль һәм чәчәкләр тапшырдылар, аларны чын күңелдән котладылар. Ветераннарыбыз хөрмәтенә укучылар шигырьләр, проза әсәрләре укыдылар.
Көчек авыл җирлегенең сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медальләр тапшыру булып узды
Корпункт:









