Корпункт:
18 апрельдә Казанда VI республикакүләм «Ватанга хезмәт итәм!» информацион проектлар конкурсы нда Шушмабаш урта мәктәбенең физика укытучысы Рәмлә Нуриева “Хәтер” социаль проектын тәкъдим итте. Проект Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап төзелгән “Память” сайтыннан һәм “Шушмабаш авылының электрон хәтер китабы” ннан гыйбарәт. Укытучының эзләнү эше жюри әгъзалары тарафыннан уңай бәяләнде һәм 1 нче урынга лаек булды.
Шунысы игътибарга лаек, Рәмлә Равиловна җитәкләгән патриотик тәрбия проектының иҗади төркемен мәктәпнең барлык укучылары тәшкил итә. Алар язмышларын сугыш уты көйдергән шәхесләрнең фотографияләрен, документларын, хатларын, истәлекләрен туплауда гаять зур эш башкардылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз.


