Корпункт:
Безнең районның “Болгар” эзләнү отряды Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андриянов җитәкчелегендә регионара “Хәтер вахтасы”нда булып кайтты.
Быел безнең эзтабарлар ике отрядка бүленеп киттеләр. Унсигез кеше Смоленск өлкәсенә, өч кеше Волгоградка юл алды.
– Без Смоленскийның Ярцев районында эшләдек, – диде Борис Алексеевич. – Монда бик күп кеше килгән иде, эзләүнүчеләр саны 1000 кешедән дә артып киткәндер. Безнең отряд сигез сугышчы сөякләрен тапты. Бу эштә өченче тапкыр катнашкан Антон Порфишин бу юлы дүрт сугышчы, Дмитрий Носов – ике,
Александр Наумов белән Дмитрий Лукашин берәр сугышчы сөякләрен казып табалар. Бер сугышчының кызылармияче кенәгәсе һәм комсомол билеты шактый яхшы сакланган, бу документларны тикшерергә җибәрдек.
“Вахта” барышында безнең эзләнүчеләр янына үзе дә берничә тапкыр экспецияләрдә катнашкан кадет мәктәп-интернат директоры Евгений Савинов җитәкчелегендә укучылар килеп кушылды, шулай ук район хәрби комиссары Илһам Мидхәтов һәм контрольхисап палатасы җитәкчесе Сергей Тюнев килде, бу инде традициягә әйләнде.
Кунаклар килүе, концертлар, эзләнүчеләргә багышлау кебек чаралар мондагы тормышка шактый ямь өстәсә дә, Борис Андриянов сүзләренә караганда, аларны төп эшкә, басуга эзләнүләргә тарта. Ул үзе экспедициядә алтынчы тапкыр катнаша. Биредә тагын бер истәлекле вакыйга булган. Александр Порфишинга, Виктор Савиновка, Александр Вороновка, Сергей Захаровка һәм Дмитирий Носовка “Актив тормыш позициясе һәм патриотизм өчен” медале тапшырылган.
