Халиуллин Айдар Фандас улы, Азнакай районы Камышлы авылында яшэуче Сафина Фатыма Ахметсафа кызын 90 яшьлек юбилее белэн котлады. Анын туган коне - 1921 елның 1 апреле.
Фатыма Ахметсафа кызы Камышлы авылында 2 балалы крестьян семьясында туып үскән, бугенге кондэ бер узе исэн. Туган авылы мәктәбендә 5 сыйныф белем алган. Чордашлары кебек аңа да бик иртә житлегергә, тормыш йөген тартырга, яшь килеш колхозда төрле эшләрдә хезмәт күрсәтергә туры килә.
1939 елда Мэскэу якларына бэхет эзлэп чыгып китеп грузчик булып эшли. 1942 елны туган якларына кайтып Чалпы МТСында тракторчылар эзерлэу курсларын тэмамлый. Камышлы басуларын аркылыга -буйга инлэдек инде – дип искэ ала Фатыма апа.
1950 елда Миргасим исемле егет белэн тормыш корып жибэрэлэр. 4 бала тэрбиялэп устерэлэр.
Фатыма Ахметсафа кызы пенсиягэ чыкканчы колхозда торле эштэ эшли. Кайда гына эшләсә дә макталуда була ул. Тырыш хезмәте өчен мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.
Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, ходай биргән көнгә сөенеп тулы тормыш алып барырга тырыша. Фатыма апа, 13 оныкнын, 11 оныкчыкнын яраткан эбисе ул.
