1904 елның 1гыйнварендә хәзерге Татарстан Республикасы Әлки районы Катюшино авылында туган. Милләте – рус. 4 сыйныф укыган, Ярославль өлкәсендә торф чыгару предприятиясендә эшләгән.
Гражданнар сугышында катнашкан.
1942 елдан Кзыл Армиядә, шул ук вакытта фронтта.
530нчы танкка каршы көрәш артиллериясе полкында (28нче армия,1 нче Украина фронты) төзүче рядовой Филлипов 1945 елның 30 апрелендә Куммерсдорф (Берлиннан 40 чакрым көньяктарак) авылы янында сугыш вакытында, үз расчеты белән дошманның хөҗумен кире кайтарганда аның танкын җимереп, 2 үз йөрешле тубын яндырып, бик күп сугышчыларын юк иткән. Орудие расчетыннан берүзе калганнан сон да,сугышны дәвам итеп, алган позицияне саклап калган. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 27 июнендә бирелгән.
Сугыштан сон Мәскәү өлкәсе Щелково шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән. Ике Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары,медальләр белән бүләкләнгән.
1982 елның 14 сентябрендә вафат.