Тарихи процесс хәбәрчесе - Нуриәхмәтов Нургали Нуриәхмәт улы.
Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, 1945 елның 20 ноябрендә Германиянең Нюрнберг шәһәрендә фашистик Германиянең төп җитәкчеләренә карата Халыкара хәрби трибунал эшли башлый. Дөнья тарихында беренче мәртәбә сугыш башлаган ил җитәкчеләре Халыкара суд тарафыннан хөкемгә тартыла. Халыкара суд 10 ай 10 көн бара һәм фашистик Германиянең 12 хәрби җитәкчесен үлем җәзасына, калган җинаятьчеләрне төрле срокларга ирекләреннән мәхрүм итүгә хөкем карары чыгара. Бу суд тарихка Нюрнберг процессы буларак кереп калды. Быел 1 октябрьдә Нюрнберг процессы тәмамлануга 71 ел була.
Тарихи Нюрнберг процессы барышын туган илгә телеграф аша хәбәр итеп торган берничә кеше арасында безнең райондашыбыз, Чишмәбаш авылы егете Нуриәхмәтов Нургали Нуриәхмәт улы да була.
1944 елның языннан ул Беренче Белоруссия фронты составында башта автоматчы, аннары элемтәче буларак сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Фашистларны эзәрлекләп, Берлинга барып җитә. Берлин өчен барган сугышларда 260 нчы аерым элемтә батальонысоставында, гаскәрләр арасында элемтәнең өзлексез эшләвен тәэмин итә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен берничә медаль белән бүләкләнә. Сугыш тәмамлангач, аны “Бодо” дип аталган телеграф аппаратында эшләргә өйрәнү өчен, Германиядәге Совет гаскәрләре Группасы штабы карамагындагы аерым элемтә полкына укырга җибәрәләр. Укып чыккач, шушы штабта телеграфист - бодист сыйфатында хезмәт итә башлый. Алар армияләр, корпуслар һәм Мәскәү белән элемтәдә торалар. Нюрнбергта фашистларны хөкем итү башлангач, суд материалларын турыдан-туры Мәскәүгә хәбәр итеп торуда катнашалар. Нургали абыйга Бөек Җиңү тантанасын күрергә дә, дөньяны яулап алып, миллионлаган халыкны кол итәргә теләгән фашистлар өстеннән барган Халыкара суд турында туган илгә сөенә-сөенә хәбәр итеп торырга да насыйп була. Армиядә хезмәт иткән вакытта ул “Хәрби һәм политик хәзерлек отличнигы”, “Отличник элемтәче” дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Үрнәк хезмәте өчен Германиядәге Совет гаскәрләре Группасы башкомандующие В.И.Чуйков һәм ВЛКСМ Үзәк Комитеты тарафыннан Почет грамоталары белән бүләкләнә. Хәрби хезмәттәге уңышлары өчен ул полк байрагы янында фоторәсемгә төшерелә.
Совет Армиясе сафларында барлыгы 7 ел хезмәт итеп, өлкән телеграфист- сержант Нургали Нуриәхмәтов 1950 елда туган авылына кайта. Бу вакытта аның бертуган апалары Мәсрүрә, Закирә, һәм сеңлесе Шакирә укытучы булып эшлиләр. Ул да алар үрнәгендә укытучы булырга дигән карарга килә. Экстерн тәртибендә имтиханнар тапшырып, Кукмара урта мәктәбен тәмамлый. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлап, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала. Олыяз мәктәбендә директор, Сәрдекбаш мәктәбендә директорның укыту эшләре буенча урынбасары вазыйфаларын башкара. Зур Сәрдек урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта, 40 елга якын гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый.
Нюрнберг процессы тәмамлануга күп еллар үтсә дә, ул үзенең тарихи әһәмиятен югалтмады. Киресенчә, соңгы елларда дөньяның күп илләрендә, шул исәптән Россиядә дә фашистик, шовинистик рухта булган партия һәм хәрәкәтләрнең баш калкытуы Нюрнберг сабакларының бүген дә актуаль булуын күрсәтә. Бу уңайдан, шундый тарихи процесс белән бәйле вакыйгаларда катнашкан якташыбыз белән без дә горурлана алабыз.