1926 елның 15 декабрендә Үргәгарда туган. 17 яше дә тулмаган килеш Армия сафларына мобилизацияләнә. Аның хәрби биографиясе 1943 елда Амур буе хәрби округында 25 нче армия составында башлана. Телефонист, механик-йөртүче белгечлекләре үзләштерә һәм артиллерия бригадасында хезмәт итә. Зөфәр Манчжурия аша үтеп, Кореяның күп кенә шәһәрләрен япон самурайларыннан азат итүдә катнаша. Соңрак Кытай территориясендә урнашып калалар.
1950 елның декабрендә демобилизацияләнә һәм сагынылган туган авылына кайта.
Баштан механизатор булып эшли, аннан соң аңа бригадир-механик вазыйфасын тапшыралар. Ул тапшырылган эшен җиренә җиткереп башкара. Механизаторлар арасында да, авылда һәм районда да абруй казанган шәхес.
“Ватан өчен !” китабыннан 2005 г.
