Урта Нырты авылында туган һәм җирләнгән. Сугыш елларында “Амур” колхозында эшли. “1941-1945 нче елдагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәте өчен”медале белән бүләкләнә (№ 1379429 от 22.03.1995)
“Әтиебезнең бала чагы бик авыр вакытка – сугыш чорына – туры килгән, ашарга - юк, кияргә – юк, ачлык-ялангачлык, ул да башка балалар белән ат белән Шәмәрдән, Кукмара станцияләренә ашлык ташыган, барлык авыр эшләрне эшләгән. Сугыштан соң озак еллар совхозда бригадир, аннан тимерчелектә эшләп лаеклы ялга чыккан. 1960 нчы елда гаилә корды, әниебез белән ике кыз үстерделәр”, дип сөйләде кызы Арикиева Рушания.