1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать 4тә фашистлар Германиясе, халыкара килешүләрне бозып, Советлар Союзына бәреп керә. Авыл һәм шәһәрләрне бомбага тота башлый. Шулай итеп, игълан ителмәгән Бөек Ватан сугышы башлана. Ул дәһшәтле көннәр тарих битләренә язылганга да сигез дистә ел вакыт узып киткән.СССР Югары Советы Президиумы 1941 елның 22 июнендә барлык хәрби округларда да ундүрт яшь төркемендәге кешеләрне (1905-1918 елда туганнар) мобилизацияләү турында Указ кабул итә. Беренче мобилизация көне итеп 23 июнь билгеләнә, бу көнне Зәй район хәрби комиссариаты аша 12 кеше мобилизацияләнә, сугышка алынучыларга җыенырга нибары өч сәгать вакыт бирелә. Зәй районыннан фронтка 11600 кеше китә, кызганыч, шуларның 7410ы яу кырларында мәңгелеккә ятып кала. Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Зәйдә “Әгәр дә иртәгә сугыш башланса” дип исемләнгән IV музей-кыр җыеннары үткәрелде. Ул Иске Зәй бистәсендә 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган Зәйнең уллары һәм кызларына куелган һәйкәл яныннан башланды. Нәкъ менә һәйкәл янында Әфганстан, Чечняда хезмәт иткән егетләр, «Застава» клубына һәм 1нче мәктәп яны лагерена йөрүчеләр очрашты. Чараны Зәй туган як тарихын өйрәнү музее, «Гвардия» хәрби-патриотик үзәге, «Застава» клубы, 1нче мәктәп, В. Гиричев җитәкчелегендә радиоклуб активистлары оештырды. Балалар музейда контроль-үткәрү пунктында кунаклар белән танышып, халык гаскәрчеләре сафына керделәр. 1941 елдагы кебек үк, Орджоникидзе урамында Бөек Ватан сугышы башлану турында Советлар бюросының сводкасын укыган Юрий Левитан тавышы яңгырады.Маршрут барышында егет-кызларга берничә сынау этабын узарга туры килде: алар - контроль-үткәрү пункты, разведка мәктәбе, кыр почтасы, хәрби комиссариат һәм полигон, медсанбат. Контроль-үткәрү пунктында җыеннарда катнашучылар йөзтүбән торып отжимание ясадылар, бу ярышларда аеруча «Застава» клубында тәрбияләнүчеләр югары әзерлекле булулары белән аерылып торды. Шулай ук егет-кызлар урында ориентлашу, портянка чорнау, противогаз киюдә үзләрен сынап, физик әзерлекле булуларын да күрсәтте. Разведчиклар мәктәбендә җыемнар картасын эзләү, телеграмма расшифровать итүдә “Яшь армиячеләр” көчле булуларын күрсәтте. Кыр почтасы этабында Владимир Сафоновның морзянканы ничек кабул итүен күреп, викторинада ярыштылар.Аннан җыеннарда катнашучылар Зәйдән сугышка алынучылар киткән хәрби комиссариатны, Кызыл Армия урамын үз күзләре белән күрделәр. Әлеге урыннар хәзер дә шул дәһшәтле еллар турында хатирәләрне яңарта. Бөек Ватан сугышында катнашып, арабыздан киткән зәйлеләр бер минут тынлык белән искә алынды. Крестовоздвижение чиркәве янында полигон булдырылып, ул үз эченә медсанбат, радиопеленгация участогы һәм хәрби әзерлек мәйданчыгын алды. Биредә җыеннарда катнашучылар шин салу һәм яралыларны алып чыгу, пневматик винтовкадан ату буенча үз көчләрен сынап карый алды.Музей-кыр җыеннары барышында балалар шәһәрдә сакланган Бөек Ватан сугышы чорындагы барлык тарихи объектлар белән дә таныштылар. Ярышларда беренче урынны, 433 балл җыеп, «Җиңүгә юл» командасы яулады.



