Хәсәншин Нургали Гыйльметдин улы 1910 елда Казан губернасының Спас өязе Карамалы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1932 елда кадровый хезмәткә китә. 1940 елда Финляндия сугышында, 1941 елдан Бөек ватан сугышында катнаша. Смоленск юнәлешендә партизан отрядында хезмәт итә. Берлинга хәтле барып җитә, өч тапкыр җиңел яралана.
Алган бүләкләре: “За боевые заслуги”, “За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945гг”, “50лет Вооруженных сил СССР”
1987 елның март аенда вафат.
