Мустафин Талип Мустафинович 1912-1995)
Место рождения: Татарская АССР, Ямашинский р-н
Наименование военкомата: Ново-Шешминский РВК, Татарская АССР, Ново-Шешминский р-н
Дата и место призыва: Ново-Шешминский РВК, Татарская АССР, Ново-Шешминский р-н. Дата призыва: 01.04.1942. Воинское звание: ефрейтор
Тарихта гасырлар буе телдән төшмичә яшәп килә торган еллар һәм көннәр бар. Шундый көннәр арасында дәхшәтле, күпме йөрәкләрдән кан саркыган 1941 елның 22 июне һәм тилмереп көткән шатлыклы, күңелләрдә горурлык хисе уяткан 1945 елның 9 Мае бар.
Зирекле авылы зур түгел,
Авыл картасында бер төртке.
Шул төрткедән Ватан сагына
Күпме егет, күпме ир китте.
Мостафин Талип Мостафа улы
(1913 - 15.3.1995)
Талип абый 1942 елның 2 апрелендә сугышка мобилизацияләнә. Берлинны алуда катнаша, гв. ефрейтор. 1945 елда сугыштан исән-сау авылга кайта,
Авылның иң беренче механизаторларыннан.
Әтисе - Мостафа Сабир (? - 1913)
Әнисе - Гарифә Габделвәли (? - 1920)
Үги әтисе - Газизов Хәбибулла (1899 - 1.1.1946)
Үги әнисе - Газизова Миңнебәян Мөхтәсип кызы (1904-1981)
Аларның балалары: игезәкләр Мөнирә (1928-1944), Нуридә Кадыйрова (1928-2010), Сәмигулла Хәбибуллин (Газизов) (1931).
Хатыны - Исламия Әсәдулла Гарифуллина кызы (1917-2002), 1938 елда гаилә коралар.
Балалары: Сания (1939-2002), Фәлхат (Фәрхат1946-2004) Әлмәттә җирләнде, Салисә (1949) Нуруллина, Казанда, Хәмзә (1952-2012), Максум (1954) Казанда, Искәндәр (1957) Әлмәттә.
Нигезләрендә Шаракаева (Шәйдуллина) Әминә Галәветдин кызы гаиләсе яши.
Сугышчан бүләкләре: Верховный Башкомандующий ип. Сталинның 18 Рәхмәт хаты (Благодарносте) һәм юбилей медальләре, ордены.
Талип абый авылда өй бураучы, балта остасы һәм сынган, тайган, чыккан аяк-кулларны дәвалаучы да иде.
Әти-әнисеннән мәхрүм калып, ятимлектә ниндидер бер үҗәтлек белән, тырыша-тырмаша, алар аякка басканнар, бар авырлыкларны да җиңәргә тырышып, үз тормышларын җайга салганнар.
Талип абый Мостафин 1913 елда әтисе Чистай хастаханәсендә операциядән соң вафат булганда, Талип әле әнисе Гарифә карынында гына бөреләнә. Кызганыч, ире үлгәч, яшь Гарифә Газизов Хәбибуллага кияүгә чыкса да, улына 7 яшь булганда якты дөньядан китеп бара. Үги әти кабат өйләнә, Талип үги әни кулына кала. Бер дөньяга килгәч, нишләмәк кирәк, Талип абый да дөнья куарга тотына.
Авылның беренчеләреннән булып, тракторга укып кайта, тормыш кора, булачак алты баладан, 1939 елны Сания туа.
Сугыш башлана. Һәр авылдаш, һәр совет солдаты кебек канлы сугыш юлын үтә. Нинди генә шәһәрләрне азат итүдә катнашмый! Бу турыда аның музейда сакланган Верховный Башкомандующий ип. Сталинның приказы белән бирелгән 18 рәхмәте сөйли. Рәхмәт кәгазьләре 1944-1945 елларны үз эченә ала. Иң бернчесе - 1944 елның 10 мартындагы 22 нче приказы белән Умань шәһәрен алган өчен бирелә.Аннан Вопнярка, Днестр елгасын кичү, дәүләт чигенә, ягъни Прут елгасына чыгу, Седлец, Минск, Луков шәһәләрен - узелларын, Варшава шәһәрен азат итү, Польша, Германия шәһәрләрен һ.б. һ.б. азат итү! Соңгы рәхмәте - 359 нчы номерлы приказ нигезендә, 1945 нче елның 2 нче маенда Берлин шәһәрен алган өчен. Талип абыйның (1913-1995) М.Газыймовның «Сугыш өткән еллар 1941-1945» китабында, үзе исән вакытта язган шигырендә, гомер юлы тасвирлана.
Искә алырлар бәлки
Үтте гомер, сизелмәде, бер мизгел генә булды,
Хәзер инде якты дөнья миңа мәңгегә тулды.
Улларым да, кызларым да, хатыным Исламия,
Туганнарым, күршеләрем сезгә дә әйтәм, диям.
Бик күп иде сөйлиселәр сезгә атап берлектә,
Булмады шул, Ходай үзе алып китте мәңгегә.
Чистайларга апкиткәннәр әтием Мостафаны,
Операция ясагчтан ташлап киткән дөньяны.
Ул заманнар бик томанлы калды минем күңелдә,
Әни кебек, мескен мәрхүм, ятим үстем үзем дә.
Мин калганмын биш атналык әнием карынында,
Гарифә әниемнән дә калдым җиде яшем тулганда.
Минем белән тол калгачтан, әни Хәбушка чыккан,
Мөнирәне, Нуридәне - игезәк кызлар тапкан.
Мөнирәсе гарип булгач, күп яшәми, тиз үлгән,
Үги әти, үз әнием, Нуридә дә, мин үскән.
Гарифә әни озакламый дөнья куйган бик яшьли,
Хәбибулла әти тагын, әй, бичара, ни эшли?
Миңнебаян әби килгән безнең үги әтигә,
Ул әни дә безгә үги, безгә нихәл итәргә?
Зирекле буйлары ямьле язгы, җәй айларында,
Кызлар, егетләр шул чакта кавышалар тугайда.
Уйнап-көлеп йөрегәндә таеп китеп кул сынды,
Берсе артыннан чиратлап бәла гел килеп торды.
Өзелепләр яраттым мин гади авыл кешесен,
Барысы да бик ошатты, әти-әни килешсен.
Исламиям бик үз итте өйләнәм дигәчтән дә,
Һич уйламый, ябышып чыкты мартның матур кичендә.
Мин бер ятим бала булгач үги ана кулында,
Ул баланың зурдан кубып кем уздырсын туен да?
Ләкин Ходай һичвакытта ярдәменнән какмады,
Утыз сигезенче елда күз яшьләрем таммады.
Чөнки минем гаиләм булды егерме биш яшемдә,
Шатлык белән тулган иде бик кайгылы көнем дә.
Кошның да бит оясы бар, үз оясы - ызбасы,
Миңа кирәк башка чыккач, үз почмагым саласы.
Өйләнешкәч конюшняда гомер итәргә язды,
Бераз вакыт узу белән өй алу алга басты.
Дүрт тәрәзәле кечкенә өй сатып алдык тиздән,
Ихлас, бәхетле гаилә юк иде бу көнне бездән.
Шул өемдә балалардан бишесе туып үсте,
Җиде җанлык бер гаиләгә Ходайдан ярдәм күчте.
Сания кызым беренче сугышка кадәр туды,
Юатырга, сөяргә дә, шатлыгым, кайгым булды.
Тик планнар җимерелде, Гитлер сугыш башлады,
Бар кешенең язмышлары ут-тәмугка ташланды.
Тракторда булганлыктан, бронь бирделәр миңа,
Хатын-кызлар руль артында өлкән иттеләр шуңа.
Ләкин тыныч хезмәт озак бармады ул авылда,
Сугыш булгач яше-карты - һәркем керде давылга.
Бер көн шулай көтмәгәндә повестканы бирделәр,
Җыен, Талип, иртән юлга - армиягә, диделәр.
Пехот булып барып кердек ут эченә - сугышка,
Килсә килә бары сиңа Ходай үзе булышка.
Теткәләнеп, яраланып, госпитальгә эләктем,
Ярасы күп, исән калу иде бары теләгем.
Госпитальгә - Казаннарга кайтарып ук салдылар,
Тиз терелеп, Талип, частька кайта күр, дип калдылар.
Исламия янып-көеп минем хәлне белергә
Җәяү килгән, мескенкәем, Казанга дип күрергә.
Бер ай булгач госпитальдә - тагы сугыш эчендә,
Китеп бардым саубуллашып кайталмыйча өемә.
Атыш, шартлау, үлем, мәет, тирә-якта фронтта,
Яраланып госпитальгә кердем тагын кабаттан.
Тулы бер ай госпитальдә, сугыш кызганнан-кыза,
Сестралар һәм врачлар ярдәм кулларын суза.
Кеше итеп чыгардылар, рәхмәт яусын аларга,
Солдат мескен ятып кала, туры килми кайларда!
Атакага боерык булды, киттек наступлениегә,
Җиде иптәштән алтысы калды кара күмергә.
Лазаретта ямадылар яраларны, гәүдәмне,
Төшләремә кердегез сез иртән, кичен һәр көнне.
Һәр адымым Сталинның рәхмәтләреннән тулды,
Иң кадерле әйберләрдән музейда алар булды.
Исән-имин кайтып кердек, туган авыл, без сиңа,
Ике йөзләп ятып калган авылдашлар сугышта.
Ничек кенә булса да бит тормыш итәргә кирәк,
Яп-ялангач. Тукланырга бүген, иртәгә кирәк.
Башны тотып, ах-зарланып булмый тере адәмгә,
Һәлак булган иптәшләрне язып куйдык һәйкәлгә.
Сезнең алда без гаепсез, бәхилләгез кордашлар,
Гомерләрне куймас булсак, җиңәр иде дошманнар.
Җиң сызганып, барлык халык - кечесе дә, карты да,
Бала-чага, инвалиды, гарипләре - барсы да
Эшкә чумды сугыш беткәч, шатланып та, елап та,
Үгез белән сыер җигеп, комбайннар тартып та.
Өмет иттек яхшы тормыш, балалар да тудылар,
Ачлык елы үтеп киткәч, тамакка да туйдылар.
Тик яралар китсә тәннән, бик зур яра күңелдә,
Барысы да җиңелерләр аяз булса күгем дә.
Сугыштан соң шакмак яккан тракторлар чыктылар,
Көне буе утын ягып, ерак очты чаткылар.
Эшләгәндә суы кайный, салкын сулар өстисең,
Үзең мичен ягасың да, көне - төне эшлисең.
Шулай кинәт кайнаганда йөзгә сипте кайнар су,
Битем, тәнем пеште күпләп, гаиләдә ямансу.
Йә, Ходаем, адым саен язмыш мине сынады,
Түзде җаным, түзде тәнем, яшәү дәртем сынмады.
МТС та эшләгәндә тракторлар кыстылар,
Белмим, ничек исән калдым? Котларым ук очтылар.
Өй салырга урман алып, киттек аны кисәргә,
Агач басып аста калдым, аяк чыкмый, нишләргә?
Озын агач, авыр агач, көче җитми Салихның,
Күтәрәлми, хәлсезләнеп көче бетә аякның.
Кулым белән казый-казый чокыр ясап бервакыт,
Ясадым да чарасыздан кулларымнан зур савыт.
Исән чыктым көч-хәл белән, ярый аяк сынмаган,
Шеште, шеште, капчык булды, оекка да сыймаган.
Утыз елдан артык вакыт тракторда эшләдем,
Авырлыктан талчыксам да, исәнлеккә кинәндем.
Хәзер инде авыр хезмәт изә безне һәр көнне,
Шуңа күрә врачларым кисеп алды бүсерне.
Моның белән генә әле бетмәгән икән михнәт,
Мотыйк белән барган чакта әйләнеп төштек кинәт.
Печән өсте. Ашыгабыз. Мендек Искәндәр белән,
Молоковоз әйләнгәндә, Искәндәр очты үзе,
Мин эләктем, төшәлмәдем, аяклар нык изелде.
Бер ел буе караватта тарттылар тәннәремне,
Кул да гарип калды шуннан, санадым йөргәнемне.
Әй, Ходаем, бир сабырлык. Тагын ниләр күрәсем?
Күңел сизә: азап-михнәт бетмәгәндер, күрәсең.
Сидек юллары капланды, кисәргә кирәк, диләр,
Нихәл итим? Барып яттым, сузылды көннәр, төннәр.
Сигез сәгать операция ясадылар бу юлы,
Тереләмме, йә үләмме, яшәп булырмы юньле?
Узды, Ходай, монысы да, Аллага шөкер, диям,
Бүтән михнәт бирмә, диеп кайвакыт әйтеп куям.
Юк шул инде, Ходай да бит сөйгән колына биргән,
Сынаган ул аны кат-кат, җәннәткә керер, дигән.
Сабантуй да үкенечле буды минем үземә,
Тагын сынды кабыргалар, утлар чыкты күземнән.
Һава тулды араларга, һичничек чыкмый, каһәр,
Егерме көн ятып чыктым, түзеп булмый, бик зәһәр.
Шешеп китте бот арасы, рак, диеп тә курыктым,
Операциясез булмый, дигәч, Казанга тиз юл тоттым.
Анысын да түздем - узды, яшәргә генә калды,
Оныкларның балалары якты дөньяга туды.
Карчык белән илле җиде ел гомер иттек бергә,
Сиксәнгә җитеп килсәк тә, бик кыска булды безгә.
Өч ел узды соңгы тапкыр Казанга баруыма,
Язмыш үзенекен итте көч өстәп авыруыма.
Март аенда өйләндем дә, мартта дөньяны куйдым,
Вакыт җиткәч, башкалардай, ак кәфенле дә булдым.
Хуш, балалар, хуш, хатыным, бәхилләгез барсын да,
Тик җаваплы мин бу көндә бер Ходаем каршында.
Татулыкта, ярдәмлектә үтсен сезнең гомерләр,
Ташламагыз әнине һич, изге җан ул, диярләр.
Кыска булды гомер юлым турындагы шигырем,
Укыштырып искә алырсыз, ничек үткән гомерем.
Оныклар да, бабай диеп, искә алырлар, бәлки,
Җиде бабайны белгәннәр миннән башларлар әле.

