Корпункт:
П.П. Хузангай музее хезмәткәрләре Ленинград блокадасы башлануга 85 ел тулу уңаеннан «Ленинград минем йөрәгемдә...» дигән чара үткәрделәр. Чара барышында укучыларга блокададагы Ленинград балалары, ленинградлыларның ачлык һәм мохтаҗлыклары, халыкның ныклыгы һәм Җиңүгә тирән ышанычы турында сөйләделәр. Әлеге чараның максаты-балаларда патриотизм, аяусыз сугышта җиңгән халкыбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү.
