АББАСОВ (Габбасов) Габделәхәт Гомәр улы (30.9.1929, Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районы Яңа Мөчәләй авылы - 11.8.1996, Мәскәү), контр-адмирал (1983), Советлар Союзы Герое (16.12.1981). Югары хәрби-диңгез учщесен (1954, Ленинград), Хәрби-диңгез академиясен (1968, Ленинград) тәмамлый. 1950 елдан СССР Хәрби диңгез флотында. 1962-83 тә Төньяк флотта: атом су асты көймәсе, 1980 нән хәрби часть командиры. 1983-88 дә СССР Хәрби диңгез флотының хәрби әзерлек үзәгендә бүлек җитәкчесе. Ленин ордены, медальләр беләнн бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. К., 2000; Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1.