АБДЕРШИН Рамил Хәйрулла улы (1925, Оренбург өлкәсенең хәзерге Шарлык районы Яңа Муса авылы - 8.11.1943), Советлар Союзы Герое (17.11.1943, вафатыннан соң), сержант (1943). Каттакурган шәһәрендә (Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд өлкәсе) мәктәптә укыта. 1943 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия танк армиясенең 69 нчы механикалаштырылган бригадасы мотоукчылар батальонында отделение командиры. 1943 тә Дала фронты составында Курск тирәсендәге сугышта катнаша. Черкасск өлкәсе Канев районының Зарубинцы авылы янында Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә (1943 нең 22 сент.). Сугышта һәлак була. Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Салахутдинов Ф., Хасанов М., Косько М. Звёзды Самарканда. Таш., 1968; Таджибаев Х.Н. Мужество. М., 1977; Шёл парнишке в ту пору... Киев, 1985.