1927 нче елныӊ 11 июнендә Саба районы Чәүкә авылында дөньяга килә. Гаиләдә 5 нче бала булып туа, 4 малайга 1 кыз.
Сугыш башланганда, Тәгъзимә апага 14 яшь була.Сугыш башлануга, әтисен окоп казырга алалар, аннан исән-сау әйләнеп кайта, ләкин бик каты авырып үлеп китә. Сугышта бертуган өч абыйсы һәлак була: Нигъмәтҗан, Гатаулла, Нигъмәтулла. Бары берсе - Нурулла исемлесе генә исән кайта.
Сугыш барганда,Тәгъзимә апа “1 Май”колхозында эшли. Лабогрейка белән арыш уралар, ә төннәрен, аны ат белән ташып, молотилкада сугалар. Молотилкага ике атны җигеп, бәләкәй малайлар әйләндергән. Тан аткач, янадан басуга чыкканнар. Авылда хатын-кызлар, балалар гына. Көз эшләп бетерә алмагач, кышка кала торган булган, кар яугач та, басудан ашлыкны ташыганнар. Язгы чәчүгә орлык җитмәгәч, Казаннан, Арчадан, Балык Бистәсенән, җәяүләп, капчык белән күтәреп ташыганнар.
15 яшендә Тәгъзимә апаны урман кисәргә җибәргәннәр. Ат җигеп, Каенсар урманнарынан Шемордан станциясенә агач чыгарганнар. Аларны аннан вагоннарга төяп алып киткәннәр. Көненә бер буханка кара ипи биргәннәр.
Сугыш беткәннән сон, Тәгъзимә апа колхозда эшләвен дәвам итә, тракторда эшли.
1951 нче елда тормышка чыга. Башта авылда торганнар, аннары Сабагага күченеп китәләр. Бер-бер артлы 3 бала алып кайта: Фәнил (1952), Раиф (1957), Рәис (1959). Маслозаводта эшли. Куп еллар эшләгән ѳчен «Хезмәт ветераны» дигән медаль белән буләклиләр.
Абдуллина Тәгъзимә Абдуллиновна 1982 елда лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта Саба районы Байлар Сабасында улы Рәис тәрбиясендә яши.