Аглямова Минзада Сираҗетдин кызы 1925нче елның 15нче июнендә Югары Әлморза авылында туган. Минзада апа тугач, үз әнисе Шәпкиҗамал үлеп китә һәм Бибисылу әнисендә 6 бала тәрбияләнеп үсә. Бүгенге көндә Минзада апа гына исән.
Сугыш чоры үсмерләре... Сугыш башланганда аңа 16 яшь булган. Бала гына булса да, ул елларның авырлыкларын, ачлык-ялангачлыкны яхшы хәтерли. Аларның чәчәк кебек яшь вакытларын каһәр төшкән сугыш урлый. Кладовщик, сөт җыючы, урман кисүче, өскерт ясаучы ... тагын әллә кемнәр булырга туры килә аларга. Язын басуларны сөргәндә, чәчкәндә, урып җыйганда ат урынына күп вакыт үгез-сыер җигеп эшләргә, чәчүлеккә йөрергә туры килә.
Сугыштан соң гаилә корып балалар үстерәләр. Ул 1947 елда Имаметдин абыйга кияүгә чыга.7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге көндә балалары барысы да исән-сау. Бүгенге көндә ул сөекле Ак әби. Кызы Гөлфәридә апа тәрбиясендә яши. Аның 11 оныгы, 9 оныкчыгы бар.
Хөкүмәт бүләкләреннән Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллыклары уңаеннан күп санлы медальләр, “Медаль материнства” белән бүләкләнгән. Хезмәт ветераны.
(Материалы предоставлены Юхмачинским сельским поселением)
#увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон