Ахмадиева Гайшә Муллахмәт кызы 1931 елның 11 ноябрендә Кече Сон авылында туа.Сугыш елларын тыныч кына сейли алмый.
"Елгада атлык бетте, кычыткан калмады. Утыртырга бәрәңге булмас иде. Туры юлга утауга йөрдек, аякка кияргә юк иде, яланаяк йөрдек", дип искә ала ул чакларны. Әтисе Муллахмәт чабата үрә торган булган, шул чабата белән кыш көне дә йөргәннәр. Фермага абзар чистартырга йөргәннәр. 2-3 класс кына укыган. Ильин абый, Сәйдә апалар укытты. Сугыш беткәч сөендек. Бик авыр еллар иде. Үзеңдә булмаса да бурыч түләргә кирәк иде. 40 кило ит, 150 йомырка. 150 сум баласызлыкка налог бар иде. Бурыч түләр өчен Кадрәк дигән авылга тана илтеп тапшырганым хәтердә. Сугыштан соң, туганы Хөснуллага ияреп Пермьгә китә. Анда ботак чабалар, урман кисәләр, утын төииләр. Пермьдә калырга да исәбе була. Ләкин сеңлесе Миңсылу: «Әни ялгыз, әни янына кайт»,- дип, хат арты хат юллый. Расчёт алырга начальник янына кергәч аның яхшы эшчене җибәрәсе килми. Квартира бирергә вәгъдә итә, калсын гына. Ләкин Гайшә апаның карары нык. 60 еллар башында ул авылга кайта. Тырышып колхоз эшенә керешә. Ялгыз булгач, аңа төрле эшләр башкарырга туры килә. Фермада эшли, сарык, тана карый. Жәй көне сарык көтә. Бригадирлар аңа гел авыр эшләр генә кушалар, ул һәр эшне җиренә җиткереп башкара. «Гектарлаган бәрәңге, чөгендер ала идек. Миңа бигрәк авыр иде, булышыр кешеләрем юк», - дип искә ала Гайшә aпa.