Әхмәтов Миңнегали Хисаметдин улы
Әхмәтов Миңнегали Хисаметдин улы 1925 елның 2 мартында Илмәт авылында туа.Мәктәптә ике сыйныф укыганнан соң, ул бик яшьли колхозда атлы эштә эшли.18 яше тулгач, 1943 елның апрелендә сугышка алына.
-Мин үлемсез булып туганмындыр, - дип башлады 74 яшьлек Миңнегали ага сүзен, озак кына уйланып торганнан соң, тагын сөйләп китте. Әгерҗегә кадәр җәяүләп бардык, аннан Чабаксарга, аннан Канаш станциясеннән ике чакырымдагы бер авылда хәрби әзерлек үттек: атарга, граната ыргытырга, атакага барырга өйрәттеләр. Ашау начар, кием-салым сәләмә, ябыктык, хәлсезләндек. Биш айдан безне каядыр алып киттеләр һәм хәрәкәттәге армиядә бер батальонга китереп куштылар. 1944 елның гыйнвары, бик каты салкын тидереп, Ленинградта госпитальдә өч атна дәваландым.Үземнең частьтән калдым, башка баталонга эләктем.Финляндия уңаенда Карелия муентыгы янында барган каты сугышларда беренче мәртәбә бик авыр яра алдым. Оборонада торабыз,дошман белән капма-каршы. Төн иде, караңгы, ракета очканда яктырып китә. Шунда күрәм: дошман мине мушкага алган, мылтыгын туп-туры минем маңгайга төзәгән. Кинәт башны боруым булды, ярыла торган пуля минем баш чүмеченә килеп тиде һәм һушсыз егылганмын. Башкасын хәтерләмим. Алты көннән соң гына аңга килдем. Янымда ята торган бер яралы: “Күзен ачты, күзен ачты”, -дип, шәфкать туташын чакыра. Тиздән бик катлаулы операция кичердем. Авыртуга чыдарлык түгел, башның сөяген игиләр, кыралар. Җир үкертеп кычкырам, елыйм. Үтерегез генә, дим.
Табиблар, шәфкать туташларының ихтыяр көченә, түземлелегенә, һәр яралының гомере өчен көрәшүләренә әле дә хәйран калам. Госпитальдә ике ай дәваланып, терелеп чыктым. Аннан пехотага эләктем. Фин култыгының таррак җиреннән ниндидер әрҗә кебек кенә көймәләргә утырып, таяклар белән ишә-ишә аркылы чыгабыз. ( Форсировать итәбез). Яртысына җиткән идек, дошманнар безгә ата башладылар. Бик күпләр суга батты, күпләр яраланды.Мин монда да исән калдым.Шулай тагын берничә мәртәбә үлемнән калып, мин Көнчыгыш Пруссиягә эләктем, дошман бик каты каршылык күрсәтә, аяусыз бәрелешләр бара. Бу сугышларда мин тагын бик авыр яра алдым. Бу юлы снаряд ярчыгы калак сөяге астыннан аркага кереп, үтәли үпкәне ярып, алда күкрәктән чыккан иде. Үлем белән тарткалашып тугыз ай буе Гепрманиядә госпитальдә яттым. Анда күргәннәрне, ничек дәвалаганнарын сөйләп бетереп булмый. Шуны аңлагыз: мин шыр-сөяк идем, 27 килога калдым. Шәфкать туташы мине, сабыйны күтәргән кебек, күтәреп кенә йөртә иде. Искиткеч яхшы кешеләр кулында булдым, шулай булмаса, исән калыр идем мени?
1945 елның ноябрендә, әле яраларым ябылып та бетмәс борын, 2 нче группа инвалидлык кәгазе биреп, өйгә җибәрделәр. Мәскәүдә һәм Казанда яраларыңны бәйләрләр дигәннәр иде, булмады, шул килеш авылга кайтып җиттем”.
Әйе, сугыш елларында һәр солдат үлем белән яшәү арасында, сират күпере өстендә йөри, кемнәрдер егыла,үлә, кемдер, Ходай гомер биреп, исән кала, яшәвен дәвам итә. Миңнегали ага да әкренләп аякка баса,җиң сызганып туган колхозында эшли башлый. 22 ел комбайнчы, аннан, сәламәтлеге какшый төшкәч, озак еллар “Беларусь” тракторында тракторчы булып эшли. Тормыш иптәше Рәйсә апа белән дүрт бала үстергәннәр.
Материал “Халык хәтерендә мәңгегә”китабы буенча әзерләнде. Автор- составитель Д.Каюмова