1940 елның 6 июлендә Саба районы Килдебәк авылында туа. Шушы авылда урта мәктәпне тәмамлап комсомол секретаре булып эшли.
1961елда армия сафларына алына, 3 ел Владивостокта хезмәт итә. Кире туган авылына кайтып механизатор булып эшли.
1964 елда Сафиуллина Рауза белән гаилә корып 3 бала үстерәләр. Бар булган гомерен колхозга багышлый.
1970-1977 елларда “ За доблестный труд”, “Победитель социалистического соревнования» “За трудовое отличие”, “Ударник коммунистического труда”, “Ветеран труда” значок һәм медальләре белән бүләкләнә.
2000 нче елда лаеклы ялга чыгып авылында картлык көннәрен уздыра.
2012 елның 4 июлендә авыру сәбәпле вафат була.