АКТУГАНОВ Мәхмүт Сафа улы (25.12.1924, Башкортстан АССРның Мишкә районы Яңа Сәфәр авылы - 25.1.1971, Ленинград шәһәре), Советлар Союзы Герое (15.1.1944), майор (1969). 1942 елның августыннан Кызыл Армиядә; сентябрьдән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 61 нче армиянең 77 нче укчылар дивизиясе 221 нче укчылар полкында танкка каршы атучы мылтыкны төзәүче. Үзәк, Көнбатыш, 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украина, Белоруссия, Польшаны азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең 28 сентябрендә Гомель өлкәсенең Комарин районы Брагинск посёлогы өчен барган сугышта һәм Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә. Хәрби училище тәмамлый (1956). Сугыштан соң Совет Армиясендә җитәкче вазифалар башкара. 1969 дан отставкада. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Геройлар китабы - Книга героев. К., 2000; Навечно в сердце народном. Минск, 1984; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1985. Кн. 3.