АКҖЕГЕТОВ (Акъегетов) Азиз (Газиз) Харьяс улы (ноябрь, 1917, хәзерге Пенза өлкәсенең Каменск районы Мөчәләй авылы - 3.1.1944), Советлар Союзы Герое (29.10.1943), өлкән сержант (1943). 1938 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 38 нче армиянең 180 нче укчылар дивизиясе 21 нче укчылар полкының пулемёт отделениесе командиры. Көньяк-Көнбатыш, Сталинград, Брянск, Воронеж фронтлары гаскәрләре составында Киев оборонасы операциясендә (1941), Сталинград (1942-43) һәм Курск (1943) сугышларында, Украинаны азат итүдә катнаша. 1943 нең октябрендә беренчеләрдән булып Киев өлкәсе, Вышгород районы Лютеж тирәсендә Днепрны кичә. Киев янындагы сугышта үлем җәрәхәте ала. Ленин ордены белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои и подвиги. Саратов, 1978. Кн. 4; Днепр - река героев. Киев, 1983.