1938 елның 25 октябрендә Бондюг (хәзерге Менделеевск) районы Бигәш авылында Петр һәм Мария Никитична Мироновалар гаиләсендә 14 нче бала булып дөньяга килә. Әйе, әйе. 14 нче бала. Ләкин шуны әйтеп китәсе килә , ул балалар барысы да туу белән улеп барганнар. Әтиләре Петр әниләренең авырлы икәнен дә белмичә, сугышның беренче көннәреннән үк хәрби хезмәткә алына.1942 елда әниләре ике игезәк - кыз һәм малай бала таба.Кыз бала сәламәтлеге начар булу аркасында туу белән үлә. Әтиләренә бу хәбәрне ишетергә, яңадан үзенең балаларын күрергә насыйп булмый. Ул сугышта һәлак була. Прасковья апа сугышны бары тик “кара кәгазьләр килә иде” дип кенә хәтерли. Ә ул кара кәзагьләрнең һәр өйгә авыр кайгы алып килүен ул аңламаган.
Сугыш чоры авырлыклары аларның гаиләсен дә читләтеп үтмәгән. Кечкенә генә сабый бала әнисенә ияреп колхозга бәрәңге җыярга барган. Әнисе казып торган, ә ул чиләккә җыйган. Чиләкне әле күтәрә дә алмаган. Шуңа әнисе учетчикка чиләкне үзе илтеп , капчыкка салып “Сыздыңмы” дип сорый торган булган.Бик авыр булган тормышлар. Ачлык, ялангачлык. Көн саен диярлек, бала үлгән хәбәре авылда ишетелеп торган.
Бигәш авылында 7 сыйныфны тәмамлаган. Дәфтәр, карандашлар булмаган. Цемент капчыкларыннан дәфтәр, корымнан кара ясап укырга язырга өйрәнгәннәр. Ә мәктәптән кайту белән көчләреннән , хәлләреннән килгән кадәр әниләренә өй эшләрендә, колхозда ярдәм иткәннәр.Әгәрдә хезмәт көнен( трудодень) тутырмасаң, штраф сала торган булганнар.
1956 нчы елда язмыш Прасковья Петровнаны Магнитагорски шәһәренә алып китә. Ул анда “Водоканалстрой”оешмасында эшли. 1958 нче елда халык арасында “Кытай сугыш башлый икән “ дигән имеш-мимешләрне ишетеп ,яңадан Бигәшкә кире әйләнеп кайта.” Сугыш башланса, мин монда, әниләр авылда.Әниемне күрә алмый тилмерермен, икебез ике җирдә улербез, дип куркып кайта ул.Кайткач яңадан башы-аягы белән колхоз эшенә чума.
Ләкин һәрбер чорның үзенең күңел ачулары, кич утырулары, кичке уеннары була. Прасковья бик чая кыз . Шул вакытта аңа Сәйтәк егете Семен күз салган була. 1961 нче елны Октябрь бәйрәме көнне, чираттагы күрешүләре вакытында Семен Прасковьяны урлап Сәйтәккә алып кайтып китә. “ Үзем дә риза идем инде” дип көлемсерәп куйды Просковья апа. Семен абый белән 21 ел гомер итәләр. Бер-бер артлы 5 балалары туа. “1962 елда Надя, 1964 тә Лена, 1967 дә Вера, 1974 тә Валерий, ә 1976 елда төпчек кызым Света туды ” дип санап китте Прасковья апа.Семен абый гомере буе нефтяникларда буравойда тракторист булып эшли. Тик гомере генә кыска була. 46 яшендә вафат була.Прасковья апа 44 яшендә 5 башсыз-күтсез бала белән тол кала. Балаларны аякка бастырырга , кеше арасында ким-хур булмасыннар, әтисез икәннәренә кимсенеп яшәмәсенәр дип тырыша ул.Гомере буе сыер савучы булып эшли. Азрак акча булмас мы дип Бондюгта стройкага эшкә китеп карый.Тик балаларны карарга кеше булмагач, ул исәбеннән кире кайта.
“Фермаларда сыер савулары авыр иде. Өчәр тапкыр барырга кирәк. Җәй көннәрендә җәйләү Пинәрә буенда иде. 10 хатын кыз. Сыерлар күп. Тездән сазга батып , башта үзебезнең сыераларны эзли идек.Бер кешегә 25 баш сыер саварга кирәк. Эшенә күрә начар иде инде хезмәт хаклары” дип сыкранып куйды Прасковья апа. “Ибраһим Миндаровичка рәхмәтлемен. Өзгәләнеп сорагач, колхозга дип кайткан кирпичләрне миңа өй миче чыгарырга бирде” дип горурланып та куйды.
Хәзер Прасковья Петровна лаеклы ялда. Һаманда шул яшь вакыттагы чаялыгы, елмаюлы ачык йөзе үзенә тартып тора. Бәйрәм җиттеме, ял көннәреме өй эче балалар белән тула. Инде 10 оныгы, 2 оныкчыгы бар.”Аллага шөкер, балаларым исән-сау,бала хәсрәте генә күрергә язмасын инде. Хәзерге вакытта мин иң бәхетле әни, әби” ди Прасковья Петровна.