Аминов Вагыйзь Кәрим улы 1924 нче елның 24 нче февралендә Сарлы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган.1931 нче елда Сарлы җидееллык мәктәбенә укырга керә.Мәктәпне 1938 нче елда тәмамлый. 1938-1941 нче елларда Тымытык урта мәктәбендә белеем ала.1941 нче елның көзендә Яшел Үзән шәһәренә ФЗО га җибәрелә.1942 няе елда ялга кайткач , военкоматка барып фронтка китәргә теләген белдерә.Балтик флотында хезмәт итә, Ленинград сугышында катнаша.1944 нче елда яраланып авылга кайта.
Аминов Вагыйзь Кәрим улы колхозда агротехник булып эшли.1947 елда Сафура Гәрәй кызына өйләнә.Алар бергәләп өч ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр.1949-1952 нче елларда Казандагы агрономнар хәзерләү мәктәбендә укый.1959 нчы елда читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.1987 нче елга кадәр Азнакай районы «Алга» колхозында агроном булып эшләп ялга чыга.1970 елда «Татарстанның атказанган агрономы» исеме бирелә.
Аминов Вагыйзь Кәрим улы бугенгесе көндә Сарлы авылында кызлары каравында яши.Шигырьләр яза.Мәктәпкә очрашуларга килеп тора.
Бүләкләре:
1.За оборону Ленинграда
2.За Победу над Германией в Великой Отечественной войне
3.За доблестный труд в Великой Отечественной войне
4.Знак Почета
5Бронзовый медаль ВДНХ СССР
6.Орден Отечественной войны 2 степени.
7.Медаль Жукова
8.Ветеран труда
9.Юбилейные медали