Тыл ветераны Антонова Маргарита Александровна, 1928 нче елның 17 нче июлендә Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Үбеи авылында туган.
Сугыш башлангач, авылдан ирләрне, атларны, машиналарны сугышка алдылар. 1941 елда әти дә сугышка китте. Авылда карт-коры, бала-чагалар гына калды. Гәүдәле кызларны окоп казырга, урман кисәргә җибәрделәр. Ул вакытта безне 12 яше тулудан башлап, колхоз эшендә йөрттеләр. 4 класс белемем бар. Укыганнан соң тырма белән башак җыйдык. Черегән бәрәңге җыеп, шуннан күмәч пешереп, төрле үләннәр белән кушып ашадык. 1 ел урман кистем. 1943 елда телеграфист курсларына укырга җибәрделәр. Анда 6 ай укыгач, эшкә кайттым. 1944 -1946 елларда телеграфист булып эшләдем. Хезмәтемне хөрмәтләп медаль белән бүләкләделәр һәм 3 м материал бирделәр. 1947-1948 елларда Ульяновск өлкәсендәге Сталин исемендәге сукырлар артелендә трикотаж цехында тегүдә эшлэдем. 1948 нче елны авылдагы май заводына эшкә кайттым, шунда булачак ирем Николай белән таныштым.1949 нчы елда аңа кияүгә чыктым. 5 бала тәрбияләп үстердек -1 малай, 4 кыз. Ирем Николай май заводында мастер иде, аны партия кайда эшкә җибәрде, без балалар белән аңа ияреп шунда күченеп йөрдек. 1961 нче елны Саба районына Икшермә май заводына эшкә җибәрделәр, шунда төпләнеп, яшәп калдык. Май заводында эшләдем һәм 1964 нче елны Икшермә урта мәктәбенә техник хезмәткәр булып эшкә урнаштым, 1978 нче елдан пенсиядә,”- дип искә алды үзенең гомер агышларын Маргарита апа.
Маргарита апаның тыл ветераны кенәгәсе, Җиңүнең юбилей медальләре бар. Бүген улы, килене, кызлары тәрбиясендә яши, бер дә тик тормый матур итеп киезләр бәйли.